Татар эстрадасы җырчылары Илсөя Бәдретдинова белән Гөлназ Шәрипҗанова Арчада яшәүче эшмәкәрнең 50 яшьлек юбилеенда катнашкан.
«Бу гаиләдә 5 ир туган. Барысы да бер өлкәдә эшлиләр. Шундый төпле, тырыш эшмәкәрләр», – дип яза әлеге гаилә турында Илсөя Бәдретдинова.
Аннары, яшен булу сәбәпле, мәҗлес барган бинада ут сүнгән. Илсөя Бәдретдинова кунаклар белән тере тавышка җырлаган. Гөлназ Шәрипҗанова, алып баручы буларак, тере тавышка караоке да оештырган, кунакларны биеткән дә, кулына «яңа микрофон» алып, кунакларны сыйларга да өлгергән.