Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малайзия кунагы Казанда: «Өчпочмак дигән татар ризыгы бар — һәркемгә киңәш итәм»

Малайзиянең Шах-Алам шәһәрендәге технологик университеты укытучысы Джудит Гисип Казанга 45нче WorldSkills дөнья чемпионатына волонтер буларак килгән булган. «Интертат» өчен язган мәкаләда шәһәребез кунагы башкаладагы сәфәр вакытында алган тәэсирләре белән бүлешә.

news_top_970_100
Малайзия кунагы Казанда: «Өчпочмак дигән татар ризыгы бар — һәркемгә киңәш итәм»
Джудитның шәхси архивыннан

Россия диюгә, иң беренче булып күз алдына Мәскәү килеп баса. Шуңа да Казандагы 45нче WorldSkills дөнья чемпионатына халыкара волонтер буларак сайлангач, башта бераз кәефем төште, аннары гына кызыксыну биләп алды. Әлеге шәһәр турында элек беркайчан да ишеткәнем булмады, шуңа да яңа урыннар белән танышу мөмкинлеге шатландырды. Башта нинди телдә аңлашырбыз икән дип уйга калдым. Бу проблеманы да бик тиз хәл иттем: рус теле сүзлеге сатып алдым һәм телефоныма автомат тәрҗемәче кушымтасын йөкләдем.

2019 елның августында Куала-Лумпурдан Казанга юл, берничә илдә тукталуны исәпкә алып, 20 сәгатьтән артык вакытны алды. Бу айда көннәр озын, кояш иртәнге 4тә үк чыга.

Казанда халыкара волонтер буларак эшләвем миңа, үз вакытымны зур һәм файдалы эшкә багышлау белән беррәттән, борынгы шәһәрнең матур архитектурасы белән танышырга да яхшы мөмкинлек бирде.

Казанда халыкара волонтер буларак эшләвем миңа, үз вакытымны зур һәм файдалы эшкә багышлау белән беррәттән, борынгы шәһәрнең матур архитектурасы белән танышырга да яхшы мөмкинлек бирде.

Сәфәр вакытында яхшы тәэсирләр алуның иң яхшы ысулы — тарихи урыннарга бару һәм җирле традицияләр белән танышу. Тукай мәйданыннан тарихи Бауман урамы буйлап йөрдем, бу миңа тарих, заманчалык һәм җирле традицияләр үрелеп яшәгән шәһәрне күзалларга мөмкинлек бирде. Төп җәяүлеләр урамындагы сувенир кибетләре, кабымлык урыннары, уникаль тарихи биналар, шулай ук матур көйләр уйнаучы һәм мавыктыргыч тамаша кылучы урам артистлары белән тулган иде.

Урамның икенче башында Казан Кремле көтеп тора, аның гаҗәеп матур ак диварлары һәм төп керү юлы — Спас манарасы шулай ук сокландыра. Казан Кремле — һәр турист күрергә тиешле урын. Ныгытма үзенең тарихи кыйммәте өчен 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән.

Кремль эчендә күренекле татар эшлеклесе хөрмәтенә аталган Кол Шәриф мәчете урнашкан. Тәэсирләндергеч архитектура һәм декор белән эшләнгән мәчет буйлап экскурсия шулай ук таң калдыра.

Мәчет төзелеше 1996 елда башланган һәм 2005 елда тәмамланган. Кызганыч, бу урындагы иске мәчет 1552 елда Казанның яулап алынуы вакытында яндырыла һәм җимерелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бару шулай ук сәфәремнең тагын бер кызыклы вакыйгасы булды. Министрлык бинасы зәвыклы дизайн белән башкарылган, арка ишеге янындагы 20 метрлы бронза агач шулай ук игътибарны җәлеп итеп тора.

Ике катлы «Казан» Гаилә үзәге дә күңелемә хуш килде, аның күзәтү мәйданчыгы кунакларга шәһәрнең искиткеч панорама төрләренә сокланырга мөмкинлек бирә. Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә мин төрле дин һәм мәдәниятләр архитектурасының уникаль кушылмасын күреп сокландым.

Казан — Татарстан Республикасы башкаласы, ул Идел елгасының сул як ярында, Казансу елгасы койган урында, Мәскәүдән көнчыгышка таба 820 км ераклыкта урнашкан, биредә 1,2 миллионлап кеше яши. Җирле халык ике телдә — рус һәм татар телендә сөйләшә. Әлеге телләрне өйрәнсәгез, сәфәр вакытында файдалы һәм күңеллерәк булачак. Очраткан кешеләрнең күбесе инглизчә сөйләшми иде. Шуңа да карамастан, хәтта «рәхмәт» кебек гади сүз дә аларның йөзләрендә елмаю уятты.

Ризыкка килгәндә, ул татар халкының бай мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыра.

Әгәр дә сез чәкчәк кебек Татарстан милли десертын татып карамасагыз, Казанга сәфәр кылмадым дип санасагыз да була.

Әгәр дә сез чәкчәк кебек Татарстан милли десертын татып карамасагыз, Казанга сәфәр кылмадым дип санасагыз да була.

Кыздырылган камырны бал сиробы белән катнаштырып ясалган көнчыгыш тәм-томы ул. Үзенчәлекле ризык, бәлки, һәркемгә дә хуш килмәс. Ләкин әлеге десерт миңа шундый ошады, хәтта өйгә алып кайту өчен берничә тартма сатып алдым, тик нәтиҗәдә, түзмәдем — күп өлешен үзем ашадым.

Шулай ук «өчпочмак» дип йөртелә торган тагын бер танылган татар ризыгы бар, ул ит, суган һәм бәрәңге тутырылган өчпочмак формасындагы тәмле камыр ризыктан гыйбарәт. Анысы да бик ошады, һәркемгә татып карарга киңәш итәм.

Шәһәр буйлап уздырылган сәфәрләр, шулай ук волонтерлык эше күңелемдә онытылмаслык хисләр калдырды. Казанның матурлыгын күрү мөмкинлеге өчен чиксез рәхмәтлемен һәм кайчан да булса әлеге гүзәл урынга яңадан әйләнеп кайтырга өметләнәм.

Джудит Гисип,

Малайзия, Селангор, Шах-Алам,

МАРА технологик университетының

Гамәли фәннәр факультеты,

Экотехнологияләр программасы,

өлкән укытучы

Джудитка барыннан да бигрәк ошаган күренешләр:

Текстны малай теленнән рус теленә озак еллар Малайзиядә эшләгән шәрык белгече, Көньяк-Көнчыгыш Азия буенча галим, профессор Виктор Александрович Погадаев тәрҗемә итте. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100