Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малайзия кызы Аашвини: "Татар мәдәнияте ул - мәхәббәт!"

Германиянең Лейпциг каласында татар мәдәниятенә багышланган чарага төрле илләрдән вәкилләр килгән, алар арасында Малайзиядән бер кыз да булган. Германиядә яшәүче татар кызы Диләрә Флайг аның белән әңгәмә корган. Шуны "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Малайзия кызы Аашвини: "Татар мәдәнияте ул - мәхәббәт!"

Кунакларның кайберләре татарлар турында беренче тапкыр ишетеп, өчпочмак пешерергә өйрәнеп, татарлар тарихы турында презентация карап, күңел ачып кайтты. Ә кайберләре татар мәдәнияте белән куптән кызыксынуларын әйтте.

Магнус исемле алман егетенең “Аерылмагыз” жырын татарча жырлаганы бигрәк тә күңелгә керде. Аның җырлаганын ишеткәч барлыкка килгән хисләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел... Монда бар да кушылган - ярату-көенүләр дә, сагынулар да...

Тагын да чит илдә үскән нәни татар балаларының туган телдә сөйләшкәннәре, тырышып татарча чыгыш ясарга әзерлек күрсәтүләре шатландырды.

Кичәдә Малайзиядан килгән Аашвини исемле кыз да бар иде. Мин анардан татар мәдәнияте кичәсенә мөнәсәбәте хакында сораштым.

- Аашвини, син тумышың белән Малайзиядән, әлеге көндә Мерзебургта техник фәннәр югары уку йортында химия технологиясен өйрәнәсең. Университетта имтиханнар якынлашып килүгә карамастан, син Лейпцигта татар мәдәниятенә бәйле чарада катнаштың. Бу вакытны укуга багышларга кирәк иде дип санамыйсыңмы?

Мин бу чарага дустым татар кызы чакырганга килдем. Ул үзенең милли мәдәнияте турында шундый мавыктыргыч итеп сөйли, шуңа күрә миндә дә бу турыда күбрәк белү теләге туды. Имтиханнар килә дә китә, мин балачактан бирле имтихан бирергә күнеккән инде. Дуслык минем өчен, димәк, укуга караганда мөһимрәк.

- Әлеге чара өч өлештә үтте: өчпочмак пешерү буенча мастер-класс, татар тарихы турыда презентация һәм милли җыр-биюдән торган концерт. Кайсы бүлек барыннан да ныграк ошады һәм ни өчен?

Дөресен генә әйткәндә, барысы да күңелгә ятышлы булды. Кыска гына вакыт эчендә без күп кенә әйберләр эшләргә өлгердек: татар мәдәнияте тарихы белән таныштык, камыр ризыклары пешерергә өйрәндек, татар халык биюләрен карадык, җырларын тыңладык. Барыннан да ныграк ачык, киң күңелле кешеләр белән аралашу ошады.

- Татар мәдәниятен бер сүз белән ничек тасвирлар идең?

- Мәхәббәт.

- Ә ни өчен "мәхәббәт"?

Чөнки мин монда татарларның бер-берсе турында ни дәрәҗәдә кайгыртуларын һәм аларның мәдәнияткә булган мәхәббәтен күрдем.

- Синең туган илең Малайзиядә дә күп милләт халыклары яши, әмма рәсми тел бер генә. Малайзиядә мәдәни төрлелек күбрәк булырга тиеш дип исәпләмисеңме?

Без кайвакыт аралашканда берничә телне бергә кушып сөйләшәбез. Әгәр дөньяда бер җөмләдә дүрт телне кулланган кешеләр бар икән, бу һичшиксез малайзиялеләр.

Малайзиядә төрле этник төркемнән булган кешеләр илдә мәдәни төрлелекне саклауга ярдәм итүче нинди дә булса гамәлләр кыламы?

Этник төрлелек – Малайзия халкының үзенчәлеге ул. Милли кухня, милли кием-салым һәм мәдәни чаралар - болар барысы мәдәни төрлелекне саклау өчен җитәрлек. Бездә мәктәпләрдә туган телебездә белем алу мөмкинлеге бар. Малайзия хөкүмәте һәм халкы бер-берсен бик хөрмәт итә. Малайзия халкы илдә тынычлык һәм татулык булсын өчен бердәм көч куя.

- Чараның төп максаты - татар мәдәниятен популярлаштыру. Ничек уйлыйсың, оештыручылар үз максатларына ирешә алдылармы?

- Мин бу чараны оештыручыларга кул чабар идем. Татар мәдәнияте һәм Татарстан турында бүген күп нәрсә белдем. Һәм, мөгаен, кайчан да булса Татарстанны барып күрергә теләр идем.

- Рәхмәт, Аашвини.

P.S. Минемчә, бу кичәдә һәр кеше үзенә кызык булган шөгыль таба алды. Очрашуга килгән башка кунаклар да оештыруга югары бәя бирде. Мондый чаралар чит илдә яшәгән татарларга танышырга һәм узара аралашырга мөмкинлек бирә, дип исәплим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100