Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малай табасы килгән хатын дүрт ел эчендә яңа туган өч кызын үтергән

Сабый авызында барлыкка килгән күбек белән тончыга башлый.

news_top_970_100
Малай табасы килгән хатын дүрт ел эчендә яңа туган өч кызын үтергән
https://pixabay.com

Һиндстанның Андхра Прадеш штатында яшәүче хатын ир бала табасы килә. Тик аның кызлар гына туа. Соңгы дүрт ел эчендә туган өч кыз баласын ул үтереп бара. Бу турыда Times Now News басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бу хатынның вәхшиләрчә балаларын үтереп баруы турында 2 декабрьдә туган өченче кыз үлгәч билгеле була. Сабый авызында барлыкка килгән күбек белән тончыга башлагач, аны хастаханәгә китерәләр. Бераздан яңа туган сабый вафат була. Медицина хезмәткәрләре баланың үлеменә анасының катнашы бардыр дип фаразлый.

Тоткарланган хатын кызы буып үтерүен сөйли. Аннары ул алдан тапкан кыз балаларын да үтерүен әйтә. Хатын бик тә ир бала тудырырга теләвен кабатлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100