Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малай шунда ук үлде». Казанда баланы бәрдергән Камаз йөртүчесенә хөкем карары чыкты

Апас районында туып-үскән 66 яшьлек ир-ат балигъ булмаган бала үлеменә китергән авария ясауда гаепле дип табылды.

news_top_970_100
«Малай шунда ук үлде». Казанда баланы бәрдергән Камаз йөртүчесенә хөкем карары чыкты
https://tatarstan24.tv

Былтыр 24 ноябрьдә Казанның Можайский-Горький урамнары чатында су ташый торган Камаз машинасы юл аша чыгып бара торган 7 яшьлек баланы таптый. Бала урында ук һәлак була. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Апас районында туып-үскән 66 яшьлек ир-ат балигъ булмаган бала үлеменә китергән авария ясауда гаепле дип табылды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Ир-ат гаебен тулысынча таный. Ул баланың гаиләсенә 1,5 млн сум мораль компенсация түләгән.

Хәзер суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул бу вакытны колония-поселениедә утырачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100