Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәләвез районында нәни малай әтисе белән бергә күлдә батып үлгән

news_top_970_100
Мәләвез районында нәни малай әтисе белән бергә күлдә батып үлгән
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитеты

Башкортстанның Мәләвез районында Иштуган авылы янындагы карьерда су коенганда әтисе һәм 4 яшьлек улы батып үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек ир-ат дуслары белән су буенда хәмер эчеп утыра. Башта шаһитлар бала батуы турында коткаручыларга хәбәр итә.

«Баланың ничек суга керүе һәм бәхетсезлек очрагы ни сәбәпле килеп чыкканы билгесез. Шунысы аермачык, баланы өлкәннәр карап тормаган. Урынга коткаручылар килгәч, батып үлгән әти кешенең дә мәетен тапты», – дип сөйләгәннәр экстрен хезмәттә.

Коткаручылар бары җиһазландырылган урында гына су коенырга яравын искәртә. Шулай ук исерек килеш коенырга, ярдан ерак китәргә, иң мөһиме – балаларны ялгыз калдырырга ярамавын әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100