Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малайның сул күзен алдылар». Әти кеше ашарга пешергәндә улын имгәткән

news_top_970_100
«Малайның сул күзен алдылар». Әти кеше ашарга пешергәндә улын имгәткән
"Татар-информ" архивы

Хакасиядә әти кеше ит тураганда нәни улын күзсез калдырган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Әлеге хәл 2022 елның 19 октябрендә була. Быел 15 майда «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Приисковое авылында 48 яшьлек ир-ат күп балалы гаиләсенә пешерер өчен ит әзерли. 7 яшьлек улы якында гына йөри. Әти кеше кичке аш пешермәкче була. Шул чакта пычак ватыла һәм аның кыйпылчыгы балага тия.

«Әти кеше итне пычак белән кисә. Тик аш-су коралы ватыла һәм кисәк кенә сына. Аның очлы кыйпылчыгы бала ягына таба очып китә, малайның сул күзенә керә», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Баланы хастаханәгә китерәләр. Яра бик җитди була, малайның сул күзен алырга туры килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100