Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малаемны алып кереп, никахын да уздыра идем» – Фирдүс Тямаев булачак киленен очраткан

news_top_970_100
«Малаемны алып кереп, никахын да уздыра идем» – Фирдүс Тямаев булачак киленен очраткан
Татар-информ архивы

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкортстанның Яркәй авылында концерт куйганда кечкенә кыз белән танышкан. Бу хакта ул социаль челтәрдә язган.

– Син мине онытмадыңмы? – ди Тямаевка бүләк биргән кыз. Җырчы, аңламыйча, кыз алдында тезләнә:

– Искә төшер әле, – ди Фирдүс. 

– Мин синең концертыңда җырлаган идем, – дип җавап бирә яшь кыз һәм такмаклап:

– Агыйделдән агып бара бер солдатның шинеле

Алла бирса, үзем булам Тямаевның килене, – дип әйтә.

Фирдүс Тямаев кызны кочаклап:

– Сеңлем, килештек, син миңа килен буласың. Белгән булсам, зур малайны алып кереп, шунда ук никахын да уздыра идек, – ди җырчы.

Алга таба ул кыз биргән бүләкне карый башлый. Сумкада каймак, эремчек, катык килеп чыга.

– Никахны бүген генә укытыйкмы соң? – дип аптырап куя Тямаев.

Тамашачылар алкышлый, көлгән тавышлар ишетелә. «Эчең китмәсен», – дигән тавышка җырчы: «Эчең пошмасын», – дип җавап кайтара.

Комментарийларда халык үз фикерен язган: «Сезнең концертны карарга Уфадан килдек. Бер хыялым тормышка ашты. Рәхәтләнеп ял иттем. Концерт эчтәлекле, матур, көчле булды. Каян аласыз шул тиклем энергияне? Сөйләргә дә, биергә дә, җырларга да, көлдерергә дә, елатырга да җиткерәсез шул энергиягезне. Уңышлар, тазалык, гаилә бәхете сезгә», «шәп инде, киленең синең янга утырды», «концерт шәп», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100