news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Малайлы да булдың» – Данир Сабиров маймыл белән чәй эчеп утырганын күрсәтте

news_top
«Малайлы да булдың» – Данир Сабиров маймыл белән чәй эчеп утырганын күрсәтте
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат кушаматлы маймылларын күрсәтте. Алар аны олы кызлары Мәрьямнең туган көненә бүләк иткән иде. Әмма аннары озак күрсәтмәделәр. Ә халык көтте: кемдер, маймыл бүләк итү – шаяру булган, дип уйлаган, күбесе маймылның үсеп китүе, киемнәре матур булуы турында һәм аны алга таба күбрәк күрсәтүне, үзе киенү-киенмәвен дә сорап язган. «Малайлы да булдың», – дигән комментарий да бар.

Видеоларда күренгәнчә, маймыл, тулы гаилә әгъзасы кебек, табын артында чәй эчеп утыра. «Безнең бар да яхшы, Марат кайтты. Ул баллы чәй ярата, 3 кашык шикәр комы салабыз», – дип белдерә Данирның хатыны Миләүшә.

Маймыл артистның алдында төшке аш ашый, аннары җырчы белән чираттагы концертларга чакыруда катнаша. Артист аңа татар телен белергә кирәклеге турында гел әйтеп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар