Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малайдан берни калмаган диярлек». Үсмер баланы поезд таптаган

news_top_970_100
«Малайдан берни калмаган диярлек». Үсмер баланы поезд таптаган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Мәскәү өлкәсендә 12 яшьлек малай поезд йөк ташый торган поезд астында калып һәлак булган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Фаҗига 21 февральдә була. Өч дус өйләренә – Шишовка авылына кайтканда, юлның бер өлешен тимер юл буйлап кына узарга карар кыла. Йөк ташый торган поезд килә башлагач, малайларның икесе читкәрәк китә – кар эченә керәләр. Аларның аягында кышкы аяк киеме була. Тагын бер малайның аягында кроссовки гына була, ул кар эченә керергә куркып кала, кырыйга гына чыга. Нәтиҗәдә, малайның аягы йөк поезды цистернасының тимер конструкциясенә эләгә, 100 метр чамасы сөйрәлеп бара. «Поезд баланы өзгәләп бетергән диярлек», – диелә хәбәрдә.

«Миңа оныгым шалтыратып әйтте. Мин «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым, үзем фаҗига урынына чаптым. Малайдан берни калмаган диярлек, ул 100 метр чамасы сөйрәлеп барган. Коточкыч күренеш иде. Мин оныгымнан сораштым: «Поездда йөрдегезме әллә?» Оныгым «юк» диде. Алар урамда йөргән, состав килә башлагач, кырыйга чыккан. Балалар фаҗига килеп чыкканын үзләре дә аңламый калган», – ди малайларның берсенең туганы.

Мәрхүм малай 6 класста укый, күп балалы гаиләдә үсә, балаларын әни кеше ялгыз тәрбияли. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, волонтер булып хәрби госпитальгә йөри.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2024
    Сирень
    Ии бэбекэем..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100