Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малай өчен талашканнар». Бишенче сыйныфта укучы кыз мәктәптә дустына пычак кадаган

news_top_970_100
«Малай өчен талашканнар». Бишенче сыйныфта укучы кыз мәктәптә дустына пычак кадаган
https://mosobl.sledcom.ru

7 февральдә иртә белән Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә 5нче сыйныфта укучы кызлар талашкан. Бер кыз икенчесенә берничә тапкыр пычак кадаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Каналның үз чыганагы белешмәсе буенча, бер кыз сыйныфташына аш-су пычагы белән һөҗүм итә. Кызлар бер малай өчен мәктәп бәдрәфендә сугыша.

Яраланган кыз бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аны Люберцы шәһәрендәге балалар реанимациясенә илткәннәр.

Әлеге эшне тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, кызлар якын дуслар була. Һөҗүм итүче кыз дустын яралагач, канлы пычак тоткан килеш, сыйныф бүлмәсенә керә. Пычагын укытучыга күрсәтә һәм «Мин аны үтердем», – ди.

Настя (исеме үзгәртелә) пычакны өйдән алып килгән. Светага (исеме үзгәртелә) һөҗүмне алдан планлаштырган, дип фаразлана.

Кызларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан сорау алганнар. 

«Моңа кадәр Настя белән Света якын дуслар, бер-берсенә кунакка йөри. 3нче сыйныфта чакта аларның аралары бозыла. Бер малай аркасында. Алар икесе дә шул малайны ошатып йөри, ярыша башлыйлар. Башта бер-берсе белән сөйләшмиләр, аннары вак-төяк өчен талашкалый башлыйлар. Ләкин беркем дә, эш шушыңа кадәр барып җитәр, дип уйламый», – дигән сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Настя турында «адекват иде» дип сөйлиләр. Аны медицина тикшеренүенә алып киткәннәр. Аннары психиатр караячак.

Ике кыз да яхшы гаиләдән, бер төрле хисапта да тормыйлар.

Имгәнгән кызның битендә, муенында һәм күкрәгендә яралар бар.

«Хәзер кызның хәле бик авыр дип бәяләнә. Пациент хастаханәдә, тиешле барлык ярдәм күрсәтелә», – дигәннәр Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий әлеге вакыйга турында аңлатма биргән.

«Кечкенә баланы үтерергә маташу» факты буенча җинаять эше ачылды. Урынга тикшерүчеләр һәм криминалистлар барды. Мәктәптәге вазифаи затларның ваемсызлыгы» факты буенча да җинаять эше ачылды. Тикшерү бара», – дигән ул.

«Московский комсомолец» белешмәсе буенча, яраланган кыз бик күп кан югалткан, аңа дистәләрчә тапкыр пычак кадаганнар. Бу кызлар 1нче сыйныфтан башлап бергә укыган. Икесе дә яхшы билгеләр алган. Яраланган кыз турында «яхшы иде, сыйныфта күпләр кыерсыта торган, үсешендә үзенчәлекләре булган малайны гел яклады» диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100