Татар эстрадасының әбиләр дә, бәбиләр дә ярата торган җырчысы Марат Яруллинның «Тукран» җырына клибы чыкты.
«Тукран»ның көен Марат Галимов, сүзләрен Илзирә Вәлиуллина иҗат иткән.
Клипны «ах-ух» килеп ошатучылар күп булса да, «ул тукранны матуррак итеп уйлап табып булмый идеме, малай караган иде, куркып, елый хәзер» дигән комментарий да калдырганнар.
«Тук, тук, тук итә
Иртә таңнан тукран.
Тукранга иптәшкә дип,
Бер кош килеп утырган.
Тук, тук, тукран,
Бик биеккә утырган.
Тукран тавышын тыңлап,
Турыгызда утырам…»