Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малай елагач, кыз үзе генә бии – социаль челтәрләрдә кызык һәм моңсу видео таралды

news_top_970_100
Малай елагач, кыз үзе генә бии – социаль челтәрләрдә кызык һәм моңсу видео таралды

Социаль челтәрләрдә «вируслы» видео таралды. Парлы бию биегәндә малай никтер елый башлый. Әмма бәләкәй кыз югалып калмый – ул, партнеры булган кебек үк, биюен дәвам итә, идеаль рәвештә бөтен хәрәкәтләрне башкара.

Бу видео бик күпләргә чын тормыш булып тоелган һәм күпсанлы комментарийлар җыя.

«Әгәр бу кыз булдырган икән, димәк, сез дә булдырасыз»;

«Чын тормыш! Ирләр елап тора, хатын-кыз барысын да кулына алып эшли»;

«Кыз ирлек күрсәтә. Дөрес, күзләре моңсу...» – дип кызганып язалар кызны.

Кайберәүләр, кыз малайга ярдәм итәргә тиеш, аны тынычландырырга тиеш, дип язалар. Андыйларга ябырылганнар: «Ул аның әнисеме әллә? Ирләр булышырга тиеш!» – дип аклаганнар. Моңа җавап итеп, кешеләр арасында ярдәмчеллек бетүен язучылар шактый. «Хәзер җәмгыятьтә кешегә булышырга дигән уй юк та. Үзеңә әйбәт булса, шул җиткән. Ул малай тик торганда еламыйдыр бит», – дип язалар.

Тәрбиячеләр кая карый, елаган малайны һичьюгы сәхнәдән алып чыгарга кирәк, диючеләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100