Мал-туар нинди азыклардан күбенә?
Сорауга ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев җавап бирә.
- Мөгезле эре терлек күбенләмәсен өчен чамадан тыш чөгендер, тиз әчи торган азыклар ашатырга кирәкми. Шулай ук чөгендерне озак сакларга да ярамый. Аны өшегән килеш, пешереп күп вакыт узганнан соң ашатмавыгыз хәерле.Сыерлар өчен куркыныч тудыра торган сусыл яшел азыклар: яшь үлән, клевер, люцерна, вика һәм башка кузаклылар терлек азыклары, сөт-балавызлы әзерлегендә кукуруз чәкәне, уҗым үсемлек шытымнары, кәбестә, чөгендер яфраклары һәм тамыразыклары.