Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мал-туар күбенмәсен өчен нишләргә?

Сорауга ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев җавап бирә.

news_top_970_100
Мал-туар күбенмәсен өчен нишләргә?
– Күбенү терлекләрне ашату кагыйдәләрен бозган очракта килеп чыга. Һәр авылда зооветбелгеч көтүчеләрне малларны ашату һәм хайваннарга ашыгыч ярдәм күрсәтүнең төп кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш. Көтүне көткәндә дә, арканга куйганда да тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Бигрәк тә терлек өчен чыклы яки яңгырдан соң яшел үлән ашау куркыныч. Шуңа күрә малларны 2-3 сәгать дәвамында чабылган, бераз корыган кырда йөртеп, аннары гына куе үләнгә күчерергә кирәк. Яшел үлән ашаганчы һәм ашаганнан соң су эчерү дә куркыныч. Көтү көткәндә көтүчеләр хайваннарны даими хәрәкәттә тотарга тиеш.

Көтү чыгарыр алдыннан тупас азыклар (печән, салам) ашату яхшы профилактик гамәл булып санала. Аеруча да терлекләрне кышкы абзардан җәйге көтүлеккә күчерү чорында игътибарлы булу кирәк. Ветеринария табиблары һәм көтүчеләр хайваннарны акрынлап яшел азыкка гадәтләндерергә тиеш, 4 сәгатьтән башлап 2 атна дәвамында акрынлап көтү вакыты озынлыгын арттырырга.

Абзарда торган терлек рационындагы сусыл һәм сулы азык санын арттыру кирәк түгел. Аларны рационга акрынлап кертәләр. Күбенүне кисәтү өчен, сусыл азык бирер алдыннан печән яки салам ашату файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100