Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мактаулы Актанышта татар телендә укытуга каршы чыгалар

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов ата-аналар белән очрашу вакытында район үзәгенең 2нче санлы мәктәбендә татар телендә белем бирә башларга тәкъдим иткән. Ләкин бер ана бу тәкъдимгә каршы чыккан. Шунда утыручылар бу ана сүзен кул чабып хуплаган.

news_top_970_100
Мактаулы Актанышта татар телендә укытуга каршы чыгалар

Сүз дә юк, татар телендә белем бирүгә аяк терәп каршы чыгу маңкортлыкка тиң. Ләкин мәсьәлә әлеге ана белән генә чикләнми. Чынбарлык күрсәтүенчә, мәктәпләргә татарча укытуны кертүгә төп каршылыкны педагогик коллектив үзе оештыра… Моның сәбәпләре берничәү. Беренчедән, укытучыларның милли үзаңнары түбән. Алар хәтта үз балаларын русча гына укытырга тели. Икенчедән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан башлангыч сыйныфлардан башлап контроль эшләр, 4 сыйныфтан — Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) рус телендә генә төшерелә. Укучы татарча белем алса, тикшерү эшен начар билгегә бирәчәк, янәсе. Өченчедән, мәктәпләрдә татарча белем бирү өчен уңайлы шартлар тудырылмаган: татар телендә методик ярдәмлекләр, мәсьәләләр җыентыклары, электрон әсбаплар, эш дәфтәрләре бөтенләй юк. Аларны татар теленә тәрҗемә итү өчен укытучыга вакыт та бирелми, акча да түләнми.

Әйтеп узган сәбәпләр укытучыны татар телендә белем бирүгә каршы пропаганда алып баруга да этәрә. Мәсәлән, 6-7 ел элек, без, берничә ата-ана, Чаллының 2нче татар гимназиясендә татарча белем бирүне кайтару өчен чын-чынлап көрәш башлаган идек. Башлангыч сыйныф укытучыларның барысы да безгә атылып каршы чыкты дисәм, арттырып әйтү булмас. Русча БДИ, ВПР бирәсе бар дип, татар телендә белем бирү тәкъдимен кире кагып тордылар һәм үз фикерләрен ата-анага тактылар.

Ул вакытта мәгариф һәм фән министры булып Энгель Фәттахов эшли иде. Укытучылар татарча укытмый, дип аңа мөрәҗәгать иткәч, ул гимназиядә татарча белем бирүне таләп итте, укыту процессын тикшерергә төрле дәрәҗәдәге комиссияләр җибәрде. Гимназия җитәкчелеге әлеге комиссияләр белән очрашырга русча укыту яклы ата-аналарны махсус җыя иде. Һәм алар, мәгълүм Актаныш анасы кебек, татарча белем бирүгә каршы чыкты.

Энгель Фәттахов безнең законлы таләпләребезне хуплап чыккач, шул исәптән аның тырышлыгы белән дә, без 2нче гимназиянең башлангыч сыйныфларында татар телендә белем бирүгә ирештек. Укытучылар өстәмә биремнәрне татарчага тәрҗемә итүне сорап, ата-анага мөрәҗәгать иттеләр. Кайбер сыйныфларда еллык контроль эшләр укытучы тарафыннан тәрҗемә ителеп, рус һәм татар телләрендә бирелде. Татарча укыган балалар, ВПРны яхшы билгеләргә генә тапшырып, 4 сыйныфны тәмамлады.

Энгель Фәттахов министр вазифасыннан китү белән, Чаллының 2нче татар гимназиясендә белем бирү янәдән руслаша башлады. Безнең чаң кагып язган мөрәҗәгатьләргә мәгариф министрлыгыннан да, Чаллы Башкарма комитетыннан да бары тик формаль җаваплар гына килә.

Рафис Борһанов министр урындыгына утыргач, авылларда калган берән-сәрән татарча укыткан мәктәпләрне дә русча белем бирүгә күчерә башладылар. Русча белем бирелгән авылларда балаларның рустеллегә әйләнү очраклары санап бетергесез.

Район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышның 2нче санлы мәктәбенә татар телендә белем бирүне кертеп дөрес эшли. Әмма монда да, Чаллының 2нче гимназиясендә кебек, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар татарча укытуга каршы астыртын эш алып барырга мөмкин. Шуңа күрә татарча белем бирү өчен уңай шартлар тудыру юнәлешендә ныклап эшләргә кирәк. 

Ата-ананың психологиясе шундый: үз баласына белем биргән укытучы фикеренә каршы чыгарга җөрьәт итми. Аңлашыла ки, педагог, уку елы башыннан ата-анадан татарча укытуга ризалык гаризасы яздырта ала. Ләкин моны гамәлгә ашыру өчен мәктәп җитәкчеләре укытучылардан татарча белем бирүне катгый рәвештә таләп итәргә тиеш.

Педагогларны татар телендә укыту яклы булырга үгетләү — бушка вакыт уздыру гына дип саныйм. Туган телдә белем бирергә кирәк, дигәнне минем бөтен Чаллыга 1-2 укытучыдан гына ишеткән булды.

Безгә шул Израиль дәүләте юлы гына кала. Анда да мәктәпләрдә инглиз телендә генә укытыйк, дип җайлы якны караучылар табыла. Ләкин яһүд дәүләтендәге акыл ияләре аяусыз чаралар күреп, мәктәпләрдә иврит телендә белем бирүгә ирешә. Шулай итеп, алар тәмам юкка чыгып барган телне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100