news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мактау грамотасы нинди ташламалар бирә?

news_top
Мактау грамотасы нинди ташламалар бирә?
Фото: «Татар-информ»

Мактау грамоталары, гадәттә, уку яки спорттагы казанышлар белән ассоциацияләнә. Әмма аларны эш урыннарында өлкән кешеләргә дә бирәләр. Җитәкчелек һәм хезмәттәшләр алдында горурлыктан тыш, мактау грамотасы нәрсә бирә? Бу хакта «Роскачество» порлаты яза.

Мактау грамотасы нәрсә ул?

Һәрбер мактау грамотасы – ул, беренче чиратта, хезмәткәрнең эшен мораль яктан бәяләү һәм тану. Ул вазыйфаларны башкарганда ирешкән нәтиҗәләр өчен бирелә (РФ ХК 191 нче маддәсендә каралган).

Игътибар итегез!

Рәхмәт хаты – бүләкләүнең гадирәк формасы, практикада ул аерым документ буларак рәсмиләштерелмәскә дә мөмкин.

Мактау грамотасы – рәсмиләштерелгән бүләкләү формасы. Бу – рәсми документ, анда оешма мөһере һәм җаваплы затларның (мәсәлән, җитәкчелекнең) имзасы булырга тиеш. Грамота, гадәттә, зуррак әһәмияткә ия һәм карьера үсешендә яки акчалата бүләкләүләрдә күбрәк өстенлекләр бирә ала.

Мактау грамотасы билгеле бер исемнәр бирүдә һәм карьера баскычында күтәрелүдә әһәмиятле роль башкара ала. Бигрәк тә ул федераль дәүләт органнары (министрлыклар, хезмәтләр, агентлыклар) тарафыннан гамәлгә куелса.

Грамота башка өстенлекләр бирә аламы?

Мактау грамоталары ташламалар бирәме? Әйе, мәсәлән, «Хезмәт ветераны» исемен бирүгә йогынты ясый ала. Ләкин һәр грамота да мондый хокук бирми, мәсәлән:

  • РФ Президентының Мактау грамотасы,
  • Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы,
  • Россия Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы,
  • Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы,
  • Россия Федераль иминлек хезмәтенең Мактау грамотасы.

«Хезмәт ветераны» – хезмәттәшләр алдында статусны күтәрә торган гына мактаулы исем түгел. Бу – күп кенә ташламалар бирә торган статус, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә ташламалар, торак алуда өстенлекләр, өстәмә отпуск, медицина хезмәтләренә ташламалар һәм башкалар.

Грамота акчалата ташламалар бирәме?

Шуны белү мөһим: мактау грамотасы хезмәт хакына яки пенсиягә өстәмә түләүләр бирми, пенсия коэффициентына йогынты ясамый.

Әмма аерым түләүләрдә ул билгеле бер өстенлекләр бирә ала. Мәсәлән, мактау грамотасы алган хезмәткәр эшчәнлекнең билгеле бер өлкәләрендә, әлеге вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, мактаулы хезмәткәр исеменә дәгъва итә ала, димәк, югары хезмәт хакына да.

Өстәвенә, грамоталар булу карьера баскычыннан алга баруга йогынты ясарга, шулай ук зуррак хезмәт хаклы эшкә дәгъва иткәндә өстенлек буларак каралырга мөмкин.

Моннан тыш, грамота булу компания эчендә өстәмә бонуслар бирә ала – мәсәлән, премия алу.

Һәрхәлдә, мактау грамотасы – хезмәткәрнең югары квалификациясен раслый торган мөһим документ, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар