news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәктәптән куып чыгара яздылар»: Марат Яруллиннан үзе турында 10 факт

news_top
«Мәктәптән куып чыгара яздылар»: Марат Яруллиннан үзе турында 10 факт
Фото Марат Яруллинның телеграм каналыннан

Марат Яруллин Телеграм-каналында үзе турында кызыклы 10 факт язган.

1. 4 мәктәпне алмаштырдым, өченчесеннән куып чыгара яздылар.

2. Минем музыкаль белемем юк.

3. Сәхнәдә 2,5 яшьтән җырлыйм.

4. Белемем буенча мин – актер.

5. Төнлә мин продуктиврак, шуңа соң йокларга ятам.

6. Парда пешкән яшелчәләр яратмыйм.

7. Кроссовки кияргә яратам.

8. Чит илдә сериалда төштем, тик ул барыбер чыкмады.

9. Кытайда булганым бар, хәтта кытай телендә җырлаган идем.

10. Җыр барлыкка килгәндә демо версиясен тыңларга яратам, аннан соң тыңламыйм да диярлек.

Телеграммдагы язылучылары бу рубриканы бик кызыклы дип тапкан. Һәм 11нче фактны да язганнар: «Мин – буйдак», – дип язганнар кызлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар