Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә завуч булып эшләгән Хәния ханым, пенсиягә чыккач, авыл блогерына әйләнгән

Рәссам һәм чигүче Хәния Гәрәева, Чаллыда 40 ел яшәп, Тукай районына күчеп китә.

news_top_970_100
Мәктәптә завуч булып эшләгән Хәния ханым, пенсиягә чыккач, авыл блогерына әйләнгән
Фото: "Челнинские известия"

Монда ул яңа хобби таба. Ул хәзер – авыл блогеры

Калмия авылындагы матур йортта иртә сәгать 5.30 да башлана. Будильник кирәкми – әтәч уята. Хуҗабикә Хәния Гәрәева чәйнек куя да ишегалдына чыга. Аның янына тавыклар йөгереп килә, шат тавыш ишетелә:

– Чебешләрем, ничек йокладыгыз, кәефләргез ничек? Мин сезгә ашарга китердем!

Аннары ул, кулына телефонын тотып, бакчаны әйләнеп чыга башлый. Яхшы теләкләр теләп, социаль челтәрләргә матур фотолар куя, дусларыннан лайклар җыя. Тормыш сөючән Хәния Гыйльметдин кызының дуслары арасында – шәкертләре, хезмәттәшләре, рәссамнар һәм чигүчеләр бик күп. Аның төркеме аша яңалыкларны белеп баруга авыл халкы шат – алар нинди программа булачагын алдан ук белеп тора. Мисал өчен, бал һәм варенье бәйрәмнәре матур үтте, алардан Хәния ханым фотоотчетлар куйды.

Моны яратмаучы скептиклар да бар, янәсе, аның эше беткән. Хуҗа хатынның барысын да өлгерүе соклану уята. Өй эшләреннән соң энергияле Хәния ханым үз остаханәсенә керә. Җәй көне мольберт өчен урын һәрвакыт бакчада, анда бөтен җирдә – натюрморт. Салкын көннәрдә мольберт верандага, хуҗабикәнең иҗади музеена күчә.

Картинада яки чигүдә нәрсә сурәтләнгәнен сөйләп бирү бик дөрес түгел. Автор әйләнә-тирәне, табигатьне үзенчә күрә һәм шулай иҗат итә.

Аның 30дан артык шәхси күргәзмәсе булды. Ул Чаллы, Казан, Мәскәүдәге Сабантуйда күп кенә дәрәҗәле экспозицияләрдә һәм фестивальләрдә катнашты. Аларда Хәния ханым киндергә май белән ясалган картиналарын, тамбур җөй белән халык чигүләрен күрсәтте. Бу техника Болгар заманнарыннан ук кулланыла, һәм Хәния аның белән кием элементларын, ир-ат һәм хатын-кыз баш киемнәрен, мендәрләрне, сөлгеләрне, панноларны бизи. Аларга сәйлән, стеклярус та өсти.

Беренче дипломын – 19 яшьтә, соңгысын – 45 яшьтә ала

Хәниянең беренче тапкыр Минзәлә педучилищесында укыганда пумала алуына ышануы кыен.

– Рәсем укытучысы 60 кешелек төркемебезне сыйныфка алып килде, мольбертлар каршына утыртты. Мин бу корылманың исемен дә белми идем, – дип елмаеп уртаклаша әңгәмәдәшебез. – Алдыбызга карга карачкысын куеп, рәсем ясарга кушты. Мин куркак кыз түгел идем, булдыра алганча ясадым. Укытучының безнең сәнгатькә бәя биреп, минем янда гына туктавы гаҗәпләндерде һәм: «Синең күзләрең үткен!» – диде.

Ул көн студент кызның көндәлек тормышын җанландырып җибәрде: 4 ел дәвамында ул редколлегия әгъзасы була һәм буяулар белән ничек эшләргә икәнен яхшы үзләштерә. Күнекмәләр Калмия авылы мәктәбендә кирәк була, анда 19 яшьлек укытучы юллама белән килә. Мәктәптә эшләгән каенанасының җиңел кулы белән, Филаретка кияүгә чыга. 1978 елда яшь ир белән хатын яңа тормыш төзергә Чаллыга китә. Ире тиз генә эш таба, ә хатыны, эзләнүләрдән соң, 3нче балалар хастаханәсенә рәссам булып урнаша. Беренче тапкыр ак халат киеп йөри, аның санбюллетеньнәренә республика конкурсларында беренче урыннар бирелә.

Үҗәт һәм максатчан Хәния Гәрәева тагын 2 югары белем ала. Ул педагогика институтында башта – читтән торып педагогика факультетын, аннары нәфис графика факультетын тәмамлый. Ике баласын ире карый. 40 яшьлек хатын, имтиханнарга әзерләнгәндә, 1нче мәктәптә завуч булып эшләгәндә, педагог Мадияр Хаҗиевның кичке төркеменә языла.

– Беребез дә китмәде, гәрчә җиңел булмаса да: дәресләр атнага 3 мәртәбә 16-19 сәгатьләрдә үткәрелде, өстәвенә, өй эшләре дә бар, – дип искә ала Хәния Гыйльметдин кызы. – Безнең Мәдияр Шәрипович кычкырмый, тәнкыйтьләми, ешрак мактый. Беренче остаздан алган белемнәр яхшы укырга ярдәм итте. Төркемдә минем кебек яшьтәге укучылар дүртәү иде, һәм курсташларыбыз безне «мафия» дип йөртәләр иде: билетлардагы сорауларга без әзерлексез җавап бирә идек һәм «бик яхшы» билгесе генә ала идек.

Күптән түгел останы «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» билгесе белән бүләкләделәр, һәм ул, беренче эш итеп, укытучысына рәхмәтен белдерде.

Мичле өй

Ирле-хатынлы Гәрәевлар йортны, берничә кредит алып, 8 ел төзегәннәр. Өй туе 2018 елда билгеләп үтелә. Проекты да үзләренеке. Өйнең үзенчәлеге – аш бүлмәсендәге кызыл кирпечтән өелгән мич.

– Берәү дә бәхәсләшми: иң тәмле ризык – мичтә пешкәне, – дип елмая Хәния ханым.

Ял көннәрендә шәһәрдән ярдәмчеләр – гаиләләре белән улы һәм кызы кайта.

Хәния ханым тәүлектә 24 сәгать кенә булганга зарлана.

– Бөтен пенсиям җеп, сәйлән, киндер, буяу, рамнар алырга китә, – дип уртаклаша Хәния ханым. – Чигәргә һәм рәсем ясарга кирәк. Бу – тынычландыра, тормыш та тынычрак, күпкә матуррак булачак. Мондый кул эшләре дарулардан яхшырак. Минем якыннарым мавыгуымны хуплыйлар, илһамландыралар.

Оныгы Фәргать, әбисен кызганып: «Уянам – ул чигә, йокларга ятам, ул тагын чигеп утыра, – ди. – Бәлки, туктатырга вакыттыр инде?». Бабалары Филарет исә: «Ярамый, алайса ул бөтенләй туктар», – дип әйтеп куйды.

«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100