Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә укучы ике малай ут капкан самолеттагы кешеләрне коткарган

news_top_970_100

Ненец автономияле округы хакимияте Саша һәм Илья Хатанзейскийларны дәүләт бүләгенә тәкъдим итә. Ике малай һәлакәткә очраган Ан-2 самолетында була. Алар калган пассажирларны коткаруда катнаша. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Укучы малайларның берсе ярдәм чакыру өчен самолет өстенә менә.

Ан-2 самолеты 9 гыйнварда Каратайка бистәсе тирәсендә һәлакәткә очрый. Бортта 2 очучы, 10 пассажир, алар арасында 2 бала була. Фаҗигадә 2 кеше үлә, 5 кеше имгәнә.

Ан-2 самолеты каты итеп җиргә төшеп утыра. Мәктәптә укучы бу 2 малай беренче булып коткаручылар чакыра, янгынны сүндерергә тырышалар, ут капкан самолет эчендә калган кешеләрне чыгаралар.

«Без имгәнүчеләрне сөйрәп чыгара башладык. Аларны өчәүләп чыгардык. Аннары 2 очучыны чыгардык. Аптечка эзли башладык, ләкин таба алмадык – пилот кабинасы яньчелеп беткән иде. Мин түбәгә менеп, элемтә эзләдем. Элемтә барлыкка килүгә, 112 номерына шалтыраттым», – ди Саша.

«Миңа Игнат тартып чыгарырга кушты – мин аны самолеттан чыгардым. Аңа 18 яшь бугай», – ди Илья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100