
Россиядә мәктәптә укуны 8 яки 10 еллык системага кайтару, шулай ук югары уку йортында уку срогын кыскарту тәкъдим ителде. Бу чаралар беренче баланың туу яшен киметергә ярдәм итәр, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Рыбальченко фикеренчә, яшьләрнең соңрак гаилә коруы һәм бала табуының төп сәбәбе – социаль өлгерү чорының озын булуы. Ул билгеләп үткәнчә, бүген укучылар 11 ел мәктәптә, 4 ел бакалавриатта, 2 ел магистратурада укый, аннары тагын яшь белгеч 3 ел чамасы адаптация чорын кичерә.
«Нәтиҗәдә, яшь белгеч 27 яшендә генә бала турында уйлый башлый», – дип ассызыклады Рыбальченко.
Ул белем алу системасын 15 елга кадәр кыскартырга тәкъдим итте: 10 ел мәктәп, 5 ел – специалитет, болай эшләнгәндә, кеше балигъ тормышка 2 елга иртәрәк керер иде, дип саный ул.
Моннан тыш, Рыбальченко студентлар арасында ата-ана булганнарга кайбер ташламалар кертүне дә тәкъдим итте – аларга, бала туган очракта, читтән торып яки кичке бүлеккә бушлай күчү мөмкинлеге бирелергә тиеш, диде ул.
«Бала тапкан студентларга магистратурага бушлай керү мөмкинлеге дә биреп була», – дип өстәде Рыбальченко.