news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә кызларның итәк астын фотога төшереп йөрүчене тоткарлаганнар

news_top
Мәктәптә кызларның итәк астын фотога төшереп йөрүчене тоткарлаганнар
kiziltan.ru

Уфада педофилны тоткарлаганнар, дип яза «Кызыл таң» сайты. Ир-егет лицейга кемгәдер ачкычлар тапшырырга дип кергән булган.

Башлангыч сыйныфлар блогында ул баскыч янында йөргән һәм кызларның итәк астын фотога төшергән. Җинаятьчене бер хатын-кыз күреп, полициягә шалтыраткан.

Полиция хезмәткәрләре ир-егетне тоткарлаган, аның телефонында бик күп охшаш фотолар табылган.

Уфада быел җәй көне дә шул ук кеше 12 яшьлек кыз белән лифтка кереп, аның итәк астын фотога төшергән булган. Бу хәл видеокамера язмасына эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар