Мәктәптә башына плафон төшкән укытучы: «Бераз үз-үземне карый алсам, ярар иде»
2017 елда укытучы Ләйсән Фәйзуллинаның башына мәктәптә дәрес вакытында плафон төшә. Шул хәлләрдән соң укытучы урын өстендә ятып кала. Терелүгә өметен өзмәгән Ләйсән Фәйзуллина ярдәм сорый. Бу хакта тулырак «Интертат» язмасында.
Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Ләйсән Фәйзуллинага күп тормыш авырлыклары аша үтәргә туры килә. Ул бүгенге көндә урын өстендә ята, торып йөри алмый. Ләйсәнгә яраткан ире, балалары, дуслары, туганнары булыша.
Ләйсән 2017 елның 9 февралендә булган вакыйгаларны искә төшерде:
Мәктәптә дәрес укыткан вакытта минем башыма иске люстраның плафоны төшкәннән соң, мине паралич сукты, – дип аңлатып үтте ул. – Балаларны икенче кабинетка кертеп утырттылар. Мине башка бүлмәгә култыклап алып кереп киттеләр. Хәлем начарлана барды, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртмадылар. Ниндидер уколлар кададылар, дарулар да бирделәр, бугай, төгәл генә белмим. Аңымны югалткан саен нашатырьлы спирт иснәтеп аңыма китереп, вакытны суздылар. Ирем шалтыраткан-шалтыраткан да, мин телефонымны алмагач, аптырап мәктәпкә үк килгән, чөнки ул көнне мине килеп алырга тиеш иде, – дип сөйли ул.
Ул вакытларда әле мәктәпкә кертмәү дигән катгый таләпләр булмый. Мәктәп сакчысы укытучының ирен танып, кертә. Ләйсәннең ире еш кына мәктәпкә килеп, сыйныф бүлмәсендә ремонт ясарга, тегесен-монысын төзәтергә булыша торган була. Ләйсән Фәйзуллина башта 6 ел авылда, 15 ел Салаватта татар теле укыта. Аннары параллель рәвештә башкорт телен дә укыта башлый. Мәләвез мәктәбендә исә укытучыга башлангыч сыйныфларны бирәләр.
Мин килгәндә, ул сыйныф бүлмәсе авария хәлендә иде. Бүлмә өченче катта урнашкан. Анда түбәдән су агып, түшәмнең плитә араларындагы бөтен ярыклары күренеп тора иде. Мин 30 августта беренче көн эшкә чыккач, класс бүлмәсеннән 27 чиләк җыеп алдым. Каникул вакытында әти-әниләр ярдәме белән ертыкларны ямап, бераз ремонт ясап, кабинетны тәртипкә китердек. Аннан соң директор яңа парталар кертте, интерактив такта да элеп куйды. Электр уты белән проблемалар булып торды. Берара тактага яза алмый идек: янына килсәң, ток суга иде. Бу хакта балаларның ата-аналары да язып, сорап карады, тик файдасы булмады.
Әлифба бәйрәме вакытында ут сүнеп, икенче кабинетта озынайткычлар белән ут ясап үткәрдек. Моны укучыларның ата-аналары да күреп торды, – ди ул.
«Ике атнада 11 килога ябыктым»
Ләйсән сөйләвенчә, бу – плафоннарның беренче генә төшүе булмаган.
Аларның күбесе тәрәз төбендә тора иде. Идәнгә төшкәч тә, берсе дә ватылмаган аның. Алар элеккеге калын пыяладан ясалган. Минем өскә төшкәне дә ватылмады, бер җире дә кителмәде.
Плафон башның түбә сөягенә (теменная область) төшкән. Умыртка баганасы пружина кебек кысылып, муен сөяге чыккан. Соңыннан гына белдем, бу муен сөяге тагын бер генә миллиметрга булса да күчкән булса, гомерем беткән булыр иде инде. Баш миенә кан, кислород җитешмичә, бүген шушы хәлдә калдым инде мин, – ди Ләйсән.
Шул ук көнне мәктәпкә килгән ире Ләйсәнне күтәреп диярлек хастаханәгә алып бара. Анда аларны травматолог карый, башына рентген ясыйлар. Иртәгә неврологка килерсез, дип, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Мине анда ирем күтәреп йөртте, чөнки мин аякка баса алмый, егыла идем. Травматологның төп хатасы – миңа рентгенны авызны ачтырып эшләмәүләрендә. Муен сөяге чыкканы күренмәгән. Кайтып киткәнче, мине терапевтка алып керделәр. «Иртәгә невролог хастаханәгә салам дисә, карышмагыз, хәлегез яхшы түгел. Яра эш вакытында алынгач, сезгә басым бик зур булгач, табиб һәм башка кешеләрнең әйткән сүзләренә карап ял ала күрмәгез, больничныегызны берничек тә өздермәгез. Монда аны эшләргә бик каты тырышачаклар. Сез беренче генә очрак түгел», – дип аңлатты ул. Икенче көнне невролог безне бүлмәсенә дә кертмәде. «Сез курыккансыз гына. Монда алай авып йөрмәгез. Больничныегыз 3 көнгә ачылган», – дип әрләп кайтарып җибәрде. Миңа соңрак ирештерделәр: аларга «өстән» приказ төшкән булган. Хәтта травматолог та соңыннан сүзләрен үзгәртеп язган иде, – ди ул.
Фәйзуллиннар өйгә кайтып китәләр. Тик Ләйсәннең генә хәлләре яхшырмый. Ул ашый алмый, су эчсә дә коса. 2 атна дигәндә 11 килога ябыга. Өйгә табиб чакыртсалар да, алар килми. «Безгә сезгә барырга ярамый», – диләр. Ләйсәннең хәле көннән-көн начарлангач, туганнар аны, түләүле табибларга булса да күрсәтеп карарбыз дип, Уфага алып китәләр.
Безне монда яхшылап карамадылар. Үзебез Уфага чыгып киттек. Юлда селкенеп баргангамы, хәлем тагын да мөшкелләнде. «Ашыгыч ярдәм» хастаханәсенә алып барганнар иде, шунда ук алып калдылар, хастаханәгә салдылар. Муенда беренче умыртка сөяге урыныннан күчеп чыккан (ротационный подвывих атланта со смещением) дип әйттеләр. «Соңга калгансыз», – диделәр, – дип дәвам итте ул үзе турында сөйләүне.
Шулай итеп Ләйсән февраль ахырыннан май ахырына кадәр хастаханәдә ятып чыга. Башта сүз операция турында барса да, аны эшләмиләр. Табиблар берничә тапкыр консилиум да җыялар.
Мин шушы хәлдән соң ашый алмый башладым. Су эчсәм дә, коса идем. Церукал дигән уколга да берничә көннән аллергия чыкты. Табиблар чак кына гомеремне саклап калдылар.
Сөякләрне куллары белән дә төзәтеп карадылар. Шуннан соң тамакка каба башладым, косуым кимеде, ә аяк инде бөтенләй катып калды. Йөрмәсәм дә, тегеләй-болай үзем селкеткәләп куя идем аякны, – ди ул.
«100 процент терелүгә берәү дә вәгъдә бирми»
Башкортстанда Ләйсән ятмаган хастаханә, тернәкләндерү үзәкләре калмый. Ул неврология, нейрохирургия бүлекләрендә дә ятып дәвалау курслары уза. Үзенең сүзләренә караганда, хәле артык яхшырмаса да, әллә ни артка да китми.
2020 елда 5 көн комада булдым. Баштарак оча сөяге әгъзалары дисфункциясе дә булды. Хәзер инде катетер куялар... Шушы тернәкләндерү, дәвалау курслары ярдәм итә, дип саныйм.
Сызлануларым бик көчле, ятып кына торгач, бөтен җир, аркалар сызлый... боларны үзем генә беләм. Ятып кына торгач, үпкә белән дә кыенлыклар килеп чыга. Муенымны тота алмагач, яхшылап утырып та булмый, башлар әйләнә, күзләр тона. Минем сул кулым бераз эшли. Кашык тотып ашый, ярты чынаяк чәй тотып эчә алам, Аллага шөкер. Үзем сөйләшәм. Уң кулым, сул аягым бөтенләй эшләми. Уң аягымны әзрәк селкетә алам, – дип шөкер итәргә дә онытмый ул.
Ләйсән һәм аның ире бер генә минутка да бирешмиләр. Мәләвездәге табиблар битараф булгач, алар Салават шәһәрендәге табибларга күренергә йөри. Фәйзуллиннарның элеккеге күршеләре ярдәмгә килә: алар Ләйсәнне яшәү урыны буенча үзләрендә терки. Ләйсәнне дәвалау өчен гаилә башта Израильне сайлаган була. Анда вазгыять тыныч булмагач, аларга башка юнәлешне карарга тәкъдим итәләр.
Салаваттагы табиб Кытай клиникасы турында сөйләде. Дөрес, 100 процент терелтәбез, дип безгә берәү дә вәгъдә бирми. Бераз үзем кәнәфигә булса да күчеп утыра, үземне-үзем карый алсам, дип өметләнәм мин.
Кытайда дәвалану өчен 12 млн сум кирәк. Башта, инде өйне дә сатыйкмы, дип тә уйлаган идек. Яшәр өчен дә урын кирәк бит. Фондларга да мөрәҗәгать итеп караган идем, алар балалар белән генә эшлиләр икән. Әле менә Татарстаннан сәдакалардан җыелган ярдәм – 60 мең акча җибәрделәр, – ди ул, рәхмәт әйтеп.
«Җирле адвокатлар минем эшемә алынырга теләмәде»
Ләйсән Фәйзуллина әле һаман да мәктәп белән судлаша.
Мәктәптән бернинди ярдәм булмады. Мәктәпкә больничный битләрен илткәндә дә аны алмыйча, иремне икешәр сәгать көттереп, алмыйча кайтарып җибәргәннәре дә булды. Әле судлар бара. Тегеннән, моннан бернәрсә китереп чыгарып, мәктәп эшне суза. Җирле адвокатларның минем эшемә алынасы килмәде. Юристны Уфадан таптык.
Электр инвалидлар арбасын да бирмиләр: я бер әйбер дөрес түгел, я башка мәгълүмат җитешми дип, кире боралар. Шалтыратып сорагач, алар бит йомшак сөйләп, катыга утыртырга өйрәнгән. «Без ярдәм итәр идек тә, тик бу безнең компетенциядә түгел», – диләр дә, шуның белән шул.
Республикабыз башлыгы хатынына да мөрәҗәгать итеп караган идем, булмады, – ди ул.
Ләйсән киләчәккә өмет белән карап яши. 2006 елда аңа, башка бала таба алмаячаксың, дип әйтсәләр дә, берничә елдан ул малай таба. Дөрес, авырлы вакыты да җиңелләрдән булмый. 5 ай ярымлык булып туган улына бүген 11 яшь.
Ләйсәннең терәге – аның гаиләсе, дуслары, туганнары. Ире аны бер генә минутка да ярдәмнән ташламый. Гөлфия, Илзирә исемле дус кызлары аны концертка да алып барып кайтканнар.
Мин шул вакытта да өметемне өзмәдем, медицина алга бара дип, бала алып кайтуыма ышанып яшәдем. Мәрхәмәтле кешеләр аркасында бүген дә алга барам. Акча җыюны узган елны 1 июньдә башлаган идек. Өметебез зур. Ходайның кодрәте киң бит аның, – ди ул.
Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89874773609 (Фәйзуллина Ләйсән Маргановна). Әлеге телефон номерена «Сбербанк» картасы беркетелгән.
«Сбербанк» картасы номеры: 2202 2067 6036 1050
«Альфабанк» картасы номеры: 2200 1523 8905 5339