news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә башлангыч белем алу дәвамлылыгын билгеләделәр

news_top

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә башлангыч белем алу дәвамлылыгын билгеләде. Бу турыда РИА Новости яза.

Министрлыкның тиешле документында язылганча, башлангыч гомуми белем алу срогы 4 елдан артмаска тиеш.

5 яки 6 көнлек уку атнасы булганда, 4 ел эчендә уку дәресләренең гомуми күләме 2966 академик сәгатьтән кимрәк һәм 3305 академик сәгатьтән күбрәк була алмый.

Индивидуаль уку планы буенча белем алучы балалар өчен уку дәвамлылыгы кимрәк булырга мөмкин.

3 еллык белем бирү вакытында уку йөкләнешен СанПиН нормалары һәм кагыйдәләре буенча тигезләп бүлергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар