Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә баланы ашату ошамаса, кемгә шалтыратырга?

news_top_970_100
Мәктәптә баланы ашату ошамаса, кемгә шалтыратырга?
"Татар-информ" архивы

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре халыкка мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. Кайнар линия 5-16 сентябрьдә эшли, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Кызыксындырган сорауларны +7(843)273-15-83 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак.

Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00дән 17.00гә кадәр һәм җомга көнне 10.00дән 15:45кә кадәр кабул ителә. 12:00дән 12:45кә кадәр – тәнәфес, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Республика халкыннан шалтыратуларны шулай ук +7(800)555-49-43 телефоны буенча Бердәм консультация үзәгендә һәм +7(843)221-90-16 телефоны буенча Кулланучылар өчен консультация үзәгендә кабул итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100