news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә кергәндә балаларның телефоннарын җыеп алачаклар

news_top
Мәктәпкә кергәндә балаларның телефоннарын җыеп алачаклар
Рамил Гали

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укучыларның телефонын җыеп алып куярга киңәш итте. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Класска керер алдыннан бөтен укучылар да телефоннарын тапшырырга тиеш була. Россия Мәгариф министрлыгы әлеге киңәшне барлык мәктәпләргә дә җибәрергә җыена. Министрлык башлыгы Сергей Кравцов шул хакта сөйләгән.

Аның сүзләренчә, майда Мәгариф министрлыгы бөтен төбәкләргә дә киңәшләр исемлеге җибәрәчәк. Алар арасында дәрестә смартфон куюны тыю да була. Бу чикләүне кертү-кертмәү карарын мәктәпләр үзләре кабул итәчәк.

«Мобиль телефоннар дәрестә баланың игътибарын алмасын өчен, мәктәпкә кергәндә, яки класска кергәндә тапшырырга киңәш итәбез. Уку процессында укытучы кушкан очракта гына куллану мөмкин», – дигән Кравцов «Сила – в правде» форумында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар