Мәктәптә акча тапшыру таләп итсәләр һәм басым ясасалар, мәктәп укучыларының ата-аналары директорга, мәгариф идарәсенә, прокуратурага яки Рособрнадзорга мөрәҗәгать итә ала. Бу турыда «РИА Новости»га Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев сөйләгән.
«Мәктәп яки ата-аналар комитеты тарафыннан басым булган очракта, мондый җыемнарның мәҗбүри түгеллеген тыныч кына аңлатыгыз. Әгәр хәл үзгәрмәсә, директор исеменә акча җыю өчен законлы нигезләрне күрсәтүне сорап гариза язарга киңәш итәм, әмма җавап булмаса, мәгариф идарәсенә, прокуратурага яки Рособрнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — ди ул.
Парламентарий сүзләренчә, мәктәптә яки сыйныфта билгеле бер сумма акча тапшыруны сорасалар, шуны аңлау мөһим: ата-аналарның баш тартырга хокукы бар, һәм бу балага карата мөнәсәбәткә тәэсир итәргә тиеш түгел.
Депутат укытучының яки ата-аналар комитеты әгъзасының шәхси картасына да акча таләп итәргә ярамавын ассызыклады, чөнки мәктәптә теләсә нинди ирекле кертемнәр өчен рәсми механизмнар бар.
«Дәүләт мәктәбендә белем алу бушлай. Бу Россия Конституциясендә һәм мәгариф турындагы законда турыдан-туры беркетелгән. Дәреслекләр, ремонт, җиһазлар, сак — боларның барысын да мәктәп бюджеттан тәэмин итәргә тиеш, шуңа күрә бернинди өстәмә кертемнәр дә мәҗбүри була алмый», — ди Гусев.
Ул акча тапшырырга мөмкин булуын, әмма ата-аналар үзләре мәҗбүри булмаган нәрсә эшләргә теләгән очракта гына, мәсәлән, экскурсиягә заказ бирү, балаларга бүләкләр сатып алу яки кабинетны өстәмә рәвештә бизәү өчен, мөмкин булуын әйтә. Депутат моның ирекле иганә булуын искә төшерә
«Тагын бер мөһим мәсьәлә: укытучыга бүләк өч мең сумнан артмаска тиеш. Һәм аны бөтен ата-аналардан мәҗбүри акча җыеп оештыру урынына, гаилә исеменнән шәхсән тапшыру яхшырак. Кем дә булса укытучыны котларга теләсә — моны гомуми «мәҗбүри» фондсыз, мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкин», — ди Гусев.
Агентлык әңгәмәдәше шулай ук бушлай белем алу хокукының закон белән якланганын, ә акча тапшыру яки тапшырмау һәр гаиләнең шәхси сайлавы булуын белдерде. Иң мөһиме — ата-аналарның нинди дә булса җыемнарда катнашуына карамастан, бала мәктәптә үзен уңайлы хис итәргә тиеш.
«Әгәр ата-аналар үзләре сыйныфка ярдәм итәргә теләсә — бу бик яхшы. Әмма теләсә нинди кертемнәр ирекле һәм ачык булырга тиеш», — дип йомгаклый закон чыгаручы.
Ул баланың белем алу хокукының бушлай булуы закон белән гарантияләнүен һәм акча тапшыру-тапшырмауның һәр гаиләнең шәхси сайлавы булуын истә тотарга чакырды. Сыйныфның бернинди ихтыяҗлары да моны үзгәртми.