news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка килә, һәм контроль эшләр саны кими

news_top
Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка килә, һәм контроль эшләр саны кими
Фото: © «Татар-информ»

Яңа уку елы башыннан мәктәпләрдә кайбер яңалыклар көтелә. Бу хакта Россия Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова белдерде, дип яза РИА Новости.

«Алда – яңа уку елы! 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтелүе турында сөйлибез», – диелә хәбәрдә.

Яңа билге

Кайбер мәктәпләрдә, сынау режимында, тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Мәгариф министрлыгы июльдә хәбәр иткәнчә, тәҗрибә үткәрү өчен 84 мәктәп сайланган. Алар Новгород, Ярославль, Тула өлкәләрендә, Луганск Халык Республикасында, Чечня һәм Мордовия республикаларында урнашкан.

Тәртип өчен билге кую хокукын сыйныф җитәкчесенә бирүләре ихтимал. Аннары аның нәтиҗәләре турында профессиональ бергәлек һәм ата-аналар белән фикер алышачаклар. Алар шулай ук проектны киләчәктә башка төбәкләргә дә киңәйтү ихтыяҗын бәяләчәк.

Контроль эшләр

Контроль эшләр хәзер һәр фән буенча уку вакытының 10 процентыннан да артыгын алмаячак. Яңа кагыйдәләр нигезендә, укучылар аларны 1 яки 2 дәрес дәвамында (һәрберсенең дәвамлылыгы 45 минуттан артмый) үтәячәк.

Контроль эш булмаган практик эшнең дәвамлылыгы 1 дәрес тәшкил итәчәк.

БДИ тапшыру кагыйдәләре

Мария Львова-Белова билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыру пунктларына хәзер укучыларның ата-аналары да килә алачак, алар чыгарылыш укучыларының хокукларын яклау һәм имтихан бирүчеләр өчен уңайлы шартлар үтәлүен контрольдә тоту эшен башкарачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында хәбәр итте.

Медицина ярдәме күрсәтү

Мәктәпләрдә укучыларга медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибе гамәлгә керә. Уку йортларында шәфкать туташы-белгеч вазыйфасы барлыкка килә, ә медпунктлар өчен аларны җиһазлау стандарты үзгәрә. Медицина хезмәткәрләренең яңа категориясе диагностиканы һәм дәвалауны яхшыртырга, шулай ук профилактик чараларның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа предмет

5-7 нче сыйныфлар программасыннан җәмгыять белеме дәресе алына, әмма шул ук вакытта «Безнең төбәк тарихы» курсы барлыкка килә. Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов, җәмгыять белеме 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан гына өйрәнеләчәк, дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар