Мәгариф министрлыгы барлык сыйныфлар өчен дә тәртип өчен билге куюны кертергә җыена, дип хәбәр итә РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Билгеләр барлык 1-11 нче сыйныф укучыларына куелачак. Искәртеп үтик, апробация барышында 1-8 нче сыйныф укучыларының тәртибе генә бәяләнә», – диелә белдерүдә.
Эксперимент агымдагы уку елында башланып киткән. Анда 7 төбәктән 89 мәктәп катнаша, аларның һәркайсы тәртипне бәяләүнең 3 вариантыннан берсен сайлап алган: «зачет/незачет», 3 баллы яки 5 баллы шкала.
Эксперимент нәтиҗәләре буенча бәя бирүнең бердәм моделе каралачак, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак.