Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпләрдә һәм ата-аналар төркемнәрендә ватсапны тыярга җыеналар

news_top_970_100
Мәктәпләрдә һәм ата-аналар төркемнәрендә ватсапны тыярга җыеналар
Пиксабей

WhatsApp мессенджеры тыелырга мөмкин. «Коммерсантъ» газетасы, РФ Мәгариф министрлыгына сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Министрлык укытучыларга һәм ата-аналарга чит ил мессенджерын куллануны тыя, дип яза басма. Укытучылар үз эшләрендә ватсаптан язышмаска тиеш, ата-ана төркемнәренә дә бу мессенджерны куллану тыела. Укытучыларга һәм ата-ана чатларында Ватсап урынына ВКонтакте (VK мессенджер) кулланырга тәкъдим итәләр. 

Моны ватсапның хуҗасы – Meta компаниясенең экстремистик оешмалар исемлегендә булуы белән аңлаталар. Россиядә тыелган Инстаграм һәм Фейсбук та шушы компаниянеке.

Кайбер мәктәпләр инде WhatsApp мессенджерындагы ата-ана чатларын ВКонтактега күчерүне сорый башлаган икән.  Мәсәлән, Хабаровск крае һәм Курск өлкәсе җитәкчелеге ватсапны куллануны тыю турында карар булуын таныган. Министрлык 26 августта ук ВКонтакте мессенджерын куллану кирәклеге турында язган.

Түбән Новгород Мәгариф министрлыгы укытучыларга эш урынында WhatsApp, Viber, Skype, Google Drive мессенджерларын куллануны тыйган. Бу чикләү конфидициаль мәгълүматның таралуына чик куячак, дип аңлатканнар.

Амур өлкәсендә укытучыларны Телеграмга күчерә башлаганнар.

РФ Мәгариф министрлыгы «чит ил мессенджерларын кулланмаска» дигән хат таратуны раслаган, әмма бу «Моя школа» системасына гына кагыла, ата-аналарның нинди каналларда сөйләшүенә катнашыбыз юк, дигәннәр.

Сентябрь аенда мәктәпләрдә ВКонтакте мессенджерын куллану турында ВКонтакте белән министрлык арасында килешү төзелгән булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100