Россия мәктәпләре һәм шифаханәләренә норовирус «һөҗүм» итә.
13 гыйнварда бу инфекция Оренбург мәктәбендә күпләп йога. 17 гыйнварда Саратов өлкәсендәге мәктәп вакытлыча эшен туктаткан. Шул ук вакытта норовирус Красноярск крае шифаханәсендә 33 өлкән кешегә йоккан, дип яза «Комсомольская правда» басмасы.
Норовирусны халыкта «эчәк гриппы» дип атыйлар, чөнки төп симптомнар балаларда да, өлкәннәрдә дә бер үк – эч авырту, косу һәм эч йомшару. Шуңа хәлсезлек була, һәм организм сыеклыкны югалта. Температура күтәрелү сирәк күзәтелә. Мускуллар авыртырга мөмкин. Симптомнар буенча, башта агулану дип фаразлана, ә аннары тестлар эчәк инфекциясе булуын күрсәтә.
Норовирус пычрак куллар, ризык, су аша күчә. Норовирустан прививка юк.
«Балаларда норовирус инфекциясе – организмда суны югалтуның мөһим сәбәбе, чөнки еш костыра, – дип аңлата медицина фәннәре кандидаты Иван Коновалов. – Бу авыру төрле яшьтәге кешеләргә йога. Олыларның ешрак эче йомшара, ә балалар бертуктамый коса», – ди ул.
Мәктәпләрдә һәм шифаханәдә II типтагы норовирус ачыкланган. Коновалов аңлатканча, кешедә инфекция китереп чыгаручы норовирусларны 2 генетик төркемгә бүлеп була – I һәм II. Икенчесе киңрәк һәм тизрәк тарала. Норовирус инфекциясен дәвалауның төп тактикасы – сыеклык югалтуны контрольдә тоту, су балансын көйләү.
Симптомнар үзләре дә юкка чыга ала. Җиңел очракта – 12 сәгатьтән, авыррак очракта – 72 сәгатьтән. Бу вакыт эчендә авыручыларга мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Эчәклеккә авырлык китерә торган кыздырылган, майлы ризык ашамаска кирәк, ди белгеч. Шулпа, сыек ашлар һәм боткалар, пешкән яшелчәләр ашарга киңәш ителә.