Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ерактан начар күрә башлаган: миопияне ничек булдырмый калырга?

Күрә карау – миопия чире элегрәк мәктәп укучыларында еш күзәтелә иде. Соңгы елларда хәтта балалар бакчаларына йөри торган сабыйлар арасында да ерактан начар күрүчеләр күбәйгән.

news_top_970_100
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ерактан начар күрә башлаган: миопияне ничек булдырмый калырга?

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологы Ленара Хәнифуллина «Казанские ведомости» хәбәрчесенә бу чир һәм аның ни сәбәпле килеп чыгуы турында сөйләде.

Ленара Хәбировна, бүгенге көндә ерактан начар күрү авыруы белән бәйле мәсьәлә ни дәрәҗәдә кискен тора?

Белгечләр күрә карауны миопик авыру дип атый. Бу авыру күптән билгеле. Күрә карау булганда күзләр якынга гына фокуслаша һәм ерактан күрү өчен эшләргә «теләми». Бу авыруның нилектән барлыкка килүе турында бердәм теория юк. Шулай да йогынты факторларын тасвирлый торган теорияләр күп.

Миопия авыруының беренче һәм төп сәбәбе – якыннан күп карау. Монда барысы да гади: без еракка караганда күзләр киеренке халәттән чыга, якыннан караганда киеренке халәттә. Ерактан начар күрү күз алмасының сузылуы белән бәйле. Ә балада ул үскән саен озыная, шул рәвешле чир дә көчәя, үсмер чакта бигрәк тә.

Элегрәк бу чир яшүсмерләр, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында еш күзәтелә иде, 13-14 яшьтән соң ачыкланды. Шул ук вакытта аларда ешрак түбән дәрәҗәдәге - минус бердән өчкә кадәрле миопия була иде. Хәзер тулаем «миопизация» күренеше бара.  Авыру өлкәннәр арасында да ешрак очрый башлады. Көннән-көн күбрәк ябык бүлмәләрдә торабыз, күп вакыт гаджетлар тотып утырабыз, ә кайвакыт бөтен эш көнен компьютер артында уздырабыз. Күзләр якын эшкә җайлаша.

Хәзер 4-5 яшьлек балаларның да ерактан начар күрүе ачыклана башлады. Башлангыч сыйныфлар укучыларында, балалар бакчаларын тәмамлаучыларда ешрак очрый.

Сүз уңаеннан, 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр күзләр үсешенең иң актив фазасында. Бу вакытта авыру барлыкка килү куркынычы бар. Аның үсеше тиз бара, кайбер балаларда инде мәктәпне бетергәндә югары дәрәҗәдәге - минус 6 диоптриядән югары миопия күзәтелә.

 Моның нинди куркынычы бар?

Күрә карауның югары дәрәҗәсе киләчәктә өзлегүгә китерергә мөмкин. Күзнең челтәр катламы – сетчатка кубу, макулодистрофия кебек төрле өзлегүләр. Алар кешенең эшкә сәләтлелеге иң югары чорда - 25-45 яшьтә үсештә. Әлбәттә, ул тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Шуңа күрә чирнең алга китешен тоткарлау өчен бөтен көчне куярга кирәк. Беренче чиратта, сүз профилактика турында бара. Чирнең генетик юл белән күчүе зур әһәмияткә ия. Бер генә ата-ананың мондый чире булса да, балада авыру килеп чыгу куркынычы өч тапкыр арта икән. Ә парның икесендә дә булса, бу мөмкинлек  75 процентка кадәр. Шуңа күрә миопиясе булган ата-аналар үз баласын белгечкә елга бер тапкыр булса да күрсәтергә тиеш, хәтта шикләре булмаса да.

Профилактика чаралары турында мифлар бар...

Иң нәтиҗәле ысул - еракка карау. Балалар, бигрәк тә кечкенәләр, күп вакытны ябык бинада үткәрә. Мәктәптән кайткан укучылар өй эшләрен эшләп бетергәч, буш вакытларын гаджетлар белән үткәрә. Көн режимын сакларга, күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә кирәк. Көненә 2-3 сәгать йөрү профилактик эффект буларак расланган.

Тәүлекнең якты вакытында еракка карап йөрү яхшырак. Урамга чыгу өчен сәбәп булсын өчен эт алган пациентларны беләм, аннары алар балалары белән бергә йөрергә чыга. Пандемия һәм үз-үзеңне изоляцияләү чоры чирнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Кешеләр вакытны өйдә уңайлы итеп үткәрергә өйрәнде, саф һавада азрак йөри башлады, яңа тормыш рәвешенә күнекте.

Балаларны мондый күнегүләргә өйрәтергә кирәк: дәресләр әзерләгәннән соң яки укудан соң урамдагы кошларга, биналарның түбәләренә, йортлардагы тәрәзәләргә карарга. Моны тәүлекнең якты вакытында эшләү файдалы.

Тагын бер нәтиҗәле күнегү - «Пыяладагы билге». Тәрәзә пыяласына теләсә кайсы якты төстәге материалдан, кәгазьдән түгәрәкләр ябыштырыла. Башта тәрәзәдәге билгегә, аннары ерактагы объектка карарга кирәк. Начар күрүче кешеләргә тулы коррекциядә – күзлек яки линзалар киеп эшләргә.

Шулай ук миопия үсешен тоткарлау өчен заманча ысуллар бар. Мәсәлән, махсус төнге линзалар кулланыла. Бала аларны төнлә генә кия, алар белән йоклый, ә аннары көне буе күзлексез яхшы күрә. Линза төн эчендә сетчатканың дөрес фокусын формалаштырырга, күзнең мөгез катламын үзгәртергә мөмкинлек бирә. Бер төн эчендә бер – ике көнлек нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә мондый линзаларны тотрыклы уңай нәтиҗә булсын өчен һәр төнне кулланырга киңәш ителә. Дөрес фокус формалаштыру хисабына авыруның алга китеше күзәтелми.

Әлеге метод авыруның барлык үсеш стадияләрендә эшли. Дөньяда ул 60 ел кулланыла, Россиядә – 21 ел, Татарстанда бераз азрак. Яшь буенча чикләүләр юк. Нигездә, аны мәктәп яшендәге балаларны дәвалау өчен куллана башлыйлар. Төнге линзалар шактый каты, шуңа күрә дискомфортка ничек ияләшүе баланың үзеннән тора.

Ленара Хәбировна, әти-әниләр авыру башлануны ничек белә ала?

 Авыру шактый тиз үсеш алырга мөмкин. Шуңа күрә баланың гадәтләре һәм үз-үзен тотышы үзгәрүенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр бала телевизорга якын килә башласа, гаджетны йөзенә якынрак китерсә, күзен кысып караса яки күзләрен уа башласа, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сузарга кирәкми, чөнки башлангыч стадияләрдә авыруны «эләктереп калырга» кирәк.

Миопияне дәвалауның төп ысуллары нинди?

Беренче чиратта, бу тулы коррекция. Күзлек, махсус көндезге линзалар яки контрольдә тотыла торган дефокуслы линзалар билгеләнергә мөмкин. Дәвалау линзалары табиб һәм бары тик медицина учреждениесендә генә сайлап алына. Мондый линзаларның уңайлыгы шунда, алар йомшак һәм аларга төнге линзаларга кебек җайлашырга кирәкми. Кызганыч, табиблар миопияне тулысынча дәвалый алмый. Инде күз сузылса, «минус» артса, ул беркая да китми. Дәвалау ысуллары авыру үсешен тоткарларга гына мөмкинлек бирә.

Күрүдә һәм авыруның үсешендә туклану чагылыш табамы?

Чыннан да, җете төстәге - сары, яшел, кызыл барлык продуктларда лютеин – аминокислоталар бар. Ул күзнең челтәр катламы – сетчатканың нормаль эшләве өчен кирәк. БАД эчәргә түгел, ә дөрес һәм табигый ризыкларны кулланырга кирәк.

Күзләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч булмасын өчен компьютер яки гаджет артында күпме вакыт үткәрергә киңәш итәр идегез?

Өлкәннәргә «20/20/20» кагыйдәсен кулланырга була. Ягъни һәр 20 минуттан соң 20 футка (5 – 6 метрга) карау өчен 20 секундка тәнәфес оештырырга кирәк. Мәсәлән, басарга һәм тәрәзәгә, ерактагы диварга карарга. Балалар өчен күзгә йөкләнеш рөхсәт ителә торган вакыт тагын да азрак - 15 минут. Шуңа күрә алар гаджетлар белән  мөмкин кадәр азрак булырга тиеш: көненә 3-4 тапкыр һәм һәр очракта 15-20 минуттан да артмасын. Әгәр инде бала алар белән күпмедер вакыт үткәрергә күнеккән булса, иң яхшысы зуррак экран - планшет, ноутбук, уеннар өчен телевизор һ. б куллану. Экран  зуррак булган саен, күзгә йогынтысы дә азрак.

Виктория Осинина, «Казанские ведомости»

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100