news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә кинәт аю килеп кергән һәм балаларны куркыткан

news_top

Приморье краенда мәктәпкә кинәт аю килеп кергән һәм укучылар белән җитәкчеләрне куркыткан. Бу хакта «Тигр» кыргый хайваннарны коткару үзәге хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

«Үз-үзен тотышына караганда, аю өй шартларында яшәгән, кешеләрдән курыкмый. Хайванны, оператив рәвештә тотып, безнең үзәккә китерделәр», – диелә хәбәрдә.

Оешма белгечләре әйтүенчә, аюны кыргый табигатькә чыгарып җибәрергә ярамый, ул анда яши алмаячак. Хайванны ветеринар караячак, аннан соң аңа йорт эзләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар