Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә һәм бакчага барыр алдыннан балага медосмотр узу мәҗбүри түгел, әмма ...

news_top_970_100
Мәктәпкә һәм бакчага барыр алдыннан балага медосмотр узу мәҗбүри түгел, әмма ...
Салават Камалетдинов фотосы / "Татар-информ"

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Шушы көннәр эчендә әле күпкә өлгерәсе бар: мәктәп формасы да, уку әсбаплары да алырга кирәк. Ә мәктәпкә яки балалар бакчасына барыр алдыннан медицина тикшеренүе узарга кирәкме соң? Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы язмасында.

Узган елның язында Россия Мәгариф министрлыгы чыгарган карар буенча, әти-әниләргә баланы бакчага яки мәктәпкә алсыннар өчен медицина белешмәсе алып килү мәҗбүри түгел.

Мәктәпкә яки балалар бакчасына барыр алдыннан медосмотр юк, дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты, педиатр Люция Гыйниятова. Балалар өчен берничә төрле медицина тикшерүе бар, әмма алар баланың билгеле бер яшенә генә каралган.

«Өч яшьтә чираттагы зур медосмотр уздырыла. Бу – белгечләрдә профилактик тикшеренү, лаборатория анализлары, узи. Еш кына медосмотр баланың бакчага бара торган вакытына туры килә. Шуңа күрә мондый тикшеренү поликлинкаларда да, шәхси медицина үзәкләрендә дә уздырыла, махсус 026/у-2000 формасы тутырыла», – дип сөйләде педиатр.

Бу медицина картасында вакцинацияләр турында белешмә һәм сәламәтлек торышы турында ахыргы диагноз, физкультура группасы языла. Мондый картаны ОМС полисы буенча балалар поликлиникасында ясатырга була.

«Әгәр бала бакчага иртәрәк, әйтик, 2,5 яшьтә йөри башлаган һәм табиб яки әти-әни теләге буенча мондый зур медосмотрны узган икән, 3 яшьтә тикшерү узу мәҗбүри түгел. Тик бала бакчага 3,5 яшьтә генә китсә, педиатр бу профилактика медосмотрындагы мәгълүматларны балалар бакчасы өчен 026у формасына күчерергә мөмкин, тик микробиозга яңартылган мәгълүматлар да кирәк булуы бар», – дип аңлатты Люция Гыйниятова.

4 һәм 5 яшьтә балаларны педиатр һәм балалар стоматологы карый, ә 6 яшьтә кабат зур медосмотр узасы була. Моны мәктәпкә керү алдыннан чекап (организмны комплекслы тикшерү) дип атарга була.

«Бакчага йөргән балалар хәтта әти-әни катнашыннан башка гына оештырылган бу медосмотрны уза ала. Кайвакыт белгечләр балалар бакчасына килә, яки бакчадагы медицина хезмәткәре җирле балалар поликлинкасына юллама тапшыра. Бу искиткеч бит – 1,5 сәгать эчендә бала барлык белгечләрдә булып чыга, УЗИ, ЭКГ уза, кан һәм сидек анализлары тапшыра. Бу мәгълүматлар 026/у-2000 формасы буенча мәктәпкә тапшырыла, ягъни, өстәмә рәвештә беркая да барып йөрисе булмый», – дип сөйләде педиатр.

7 яшьтә уза торган медосмотрда баланы педиатр, стоматолог һәм офтальмолог та карый.

Педиатр әйтүенчә, баланың яшенә бәйле мондый медосмотрларны ОМС полисы буенча бушлай узып була. «Әгәр кемне дә булса сервис, уңайлылык канәгатьләндерми икән, мондый зур медосмотрларны шәхси үзәктә дә узарга була», – диде Люция Гыйниятова.

Шулай итеп, закон буенча мәктәпкә яки балалар бакчасына яңа медицина мәгълүматларын алып барырга кирәкми. Тик әти-әни ризалыгы белән балаларга яшенә карап чекаплар уздырыла, һәм аларның нәтиҗәсен балалар бакчасы яки мәктәптәге медицина хезмәткәренә алып киләләр.

«Ел саен туберкулинодиагностика – мәсәлән, Манту яки диаскинтест ясату — бакчага яки мәктәпкә йөрүнең төп пункты булып тора. Кайбер пробалардан баш тартканда, күкрәк читлегенә рентген яки туберкулез диагностикасының иммун алымы булган Т-СПОТ уздырылырга мөмкин. Ә инде туберкулинодиагностикадан баш тарту бары тик фтизиатрда гына расланырга тиеш», – диде педиатр.

Чекаплар шәхси клиникаларда түләп уздырыла. Еш кына әти-әниләр балаларын мондый медосмотрларга берничә сәбәп буенча алып килә: сервис сыйфаты, вакыт буенча уңайлы булу, чөнки поликлиника әйткән вакытка түгел, ә үзеңә уңайлы вакытка килергә була.

«Үзәкләр кидс-сервис буенча да эшли – балада табибка карата ышаныч уянсын өчен, аның белән күбрәк аралаша, бүләкләр бирә. Түләп, тагын да тулырак җаваплар алырга була, шуңа күрә дә балаларын нәкъ менә түләүле медицина үзәкләренә алып килүчеләр дә бар»», – диде табиб.

Казанда балалар бакчасына һәм мәктәпкә бару өчен медосмотр бәяләре 3500-4500 чамасы тора. Бу бәягә педиатр, невролог, офтальмолог, хирург, уролог яки гинеколог, отоларинголог, стоматолог кебек белгечләрдә каралу, кан, сидек һәм тизәк анализы керә. Нәтиҗәләр буенча әти-әниләргә 026/у-2000 формасы буенча медкарта да тапшырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100