news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә дә, институтка да, эшкә дә – бергә: заводта бәхетләрен тапкан игезәкләр тарихы

Чаллының «КАМАЗ»заводында эшләүче игезәк туганнар Алинә белән Альбинаның, аларның тормыш иптәшләренең уртак хезмәт стажы 60 елга якын.

news_top
Мәктәпкә дә, институтка да, эшкә дә – бергә: заводта бәхетләрен тапкан игезәкләр тарихы
Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Чаллыда «КАМАЗ»да хезмәт куючы игезәк туганнар Алинә белән Альбина 15 ел элек бергә Кою заводына эшкә килә. Биредә булачак тормыш иптәшләре белән танышып, гаилә коралар.

Алинә белән Альбина – Әлмәттән. Әти-әниләре шундагы торба заводында эшли. Әлеге металлургия предприятиесе кызларны Чаллыдагы Кама политехник институтына (хәзерге Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы) максатчан программа буенча укырга җибәрә. Аларга инженер-технолог һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр.

Игезәк туганнар Алинә һәм Альбина (1995 ел)

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Балалар бакчасыннан ук бергә булган, мәктәптә дә аерылмаган игезәкләр институтта да бер үк белгечлекне сайлыйлар. Металл кою производствосын автоматлаштыру һәм прогрессив технологияләр факультетының бюджет бүлегенә укырга керәләр. Бер-берсенә охшаш булулары уку процессында ярдәм иттеме икән, дип кызыксынам.

– Бер имтиханга әзерләнергә өлгермәгән иде, Альбина урынына мин кердем, шуннан арысы булмады, – дип көлә Алинә.

4 нче курста укыганда аларның төркемен практика үтү өчен «КАМАЗ»ның Кою заводына җибәрәләр. Укуны тәмамлагач, икесе дә шунда эшкә кала. Бүгенге көндә Альбина җитештерүне әзерләү һәм планлаштыру бүлегендә инженер-технолог булып эшли, ә Алинә – бюджет һәм хисап бүлегендә.

Башта хезмәттәшләре кызларны еш бутый. Хәтта: «Син хәзер монда эшлисеңмени?» – дип сораучылар да күп була. Әмма тора-бара барысы да игезәкләрне аерырга өйрәнә.

Игезәк туганнар Алинә һәм Альбина (2016 ел)

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Дуслар туганлашкан

Алинәнең тормыш иптәше Альберт, Альбинаның тормыш иптәше Руслан белән бергәләп, аларның танышкан вакытларын искә төшерәбез.

– 2011-2012 еллар булгандыр. Барыбыз да яшь, кайнар йөрәкле, беребез дә өйләнмәгән. Яшьләр хәрәкәтендә актив катнашабыз. Кою заводында ул вакытта егетләр-кызлар өчен бик күп чаралар үткәрелә иде: Шаяннар һәм тапкырлар клубы, слетлар, җыелышлар, бәйгеләр дисеңме... Базаларга йөрдек, тренинглар үттек. Бу юнәлештә эш бик яхшы оештырылган иде. Шунда бер компаниядә башта дусларча аралаштык, аннары бер-беребезгә якынаеп китеп, гаилә кордык, – дип уртаклашты Альберт Габделхаков.

Ул чуен кою производствосының технологик бюросын җитәкли.

Габделхаковлар гаиләсе (2022 ел)

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Руслан Кунакбаев 9 нчы сыйныфтан соң Кама автомеханик техникумын тәмамлый, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта һәм әтисе киңәше белән Кою заводына эшкә кереп, читтән торып укырга керә. Ул – бүгенге көндә кою цехында өлкән мастер.

Шулай итеп, дуслар туганлашып куя. Бергә эшләү кайбер мәсьәләләрне хәл итүне дә җиңеләйтә, ди алар. Әйтик, Альберт кирәкле исәпләүләрне башкаруны Алинәдән сорый, Альбинадан проектның үтәлү вакытын, кирәкле саннарны белешә. Ә Альбина, үз чиратында, Русланнан сызымдагы детальнең коелганмы-юкмы икәнен ачыклый. Ашханәдә дә баҗайларга бергә күңеллерәк. Ә менә катлаулы яки бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә, алар хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә.

Кунакбаевлар гаиләсе (2020 ел)

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

– Беләсезме, эш буенча берәр хәл килеп чыкса, аны янәшәдә эшләгән кеше белән хәл итүең яхшырак. Беренчедән, урында булырга кирәк, икенчедән, коллективларыбыз яхшы – кирәк икән, тәҗрибә белән уртаклашалар, кирәк икән – ярдәм итәләр, – ди Альберт.

Габделхаковлар гаиләсе (2025 ел)

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Эш турында гомумән сүз кузгатмый торган вакытлары да бар. Әйтик, гаиләләре белән табигатькә чыкканда, әбиләргә кунакка барганда, балалар, туганнар белән табын янында җыелышканда онытылып ял итәргә тырышалар.

«Чыныгу мәктәбе»

15 ел заводта эшләү дәвамында һәркайсы үз сынауларын үтеп, үз җиңүләренә ирешә. Альбина өченче категория белгечтән беренчегә күтәрелгән, Алинә яңа һөнәр үзләштереп, икътисадчы булып эшли башлаган.

Мастер, өлкән мастер, смена начальнигы – вазыйфасы үскән саен, Русланның җаваплылыгы да арта, бурычлары да күбәя. Әмма ул моны әллә ни зур батырлыкка санамый, «Эшлибез», – дип кенә куя. Аның төп максаты – линияләрнең туктамавын, продукциянең сыйфатлы чыгарылуын һәм техник дисциплинаның үтәлүен тәэмин итү.

– Металл кою процессы шактый катлаулы, монда колаклар тона торган каты тавыш, күзләрне чагылдыра торган ут, кызу, сыек металл тын юллары өчен дә зыянлы. Дөрес, боларның барысыннан саклану чаралары каралган, шулай да бу шартларда һәркем дә эшли алмый. Китүчеләр дә шактый. Шуңа күрә заводыбызны «чыныгу мәктәбе», ә хезмәтенә тугры калганнарны мин чын команда дип атыйм. Без, бернигә дә карамастан, алга барабыз, җитештерүдә кимчелек, югалтуларны булдырмаска тырышабыз, – дип уртаклашты ул.

Кунакбаевлар һәм Габделхаковлар гаиләләре Кою заводы музеенда

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

Альберт эшкә керешкән вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр булган сынаулар турында сөйләде.

– 2000нче еллар башында яшьләрнең хәзерге кебек сайлау мөмкинлеге юк иде диярлек. Зур акчалар түләнә торган интернет-кибетләрдән заказ биргән товарны өйгә китереп бирү хезмәтләре дә булмады. Оешма-заводларда кризиска якын хәлне күпләр хәтерлидер: кешеләрне түләнми торган ялга җибәрделәр, кыскартулар күп булды.

Ә «КАМАЗ» ышанычлы, хезмәт хакы вакытында түләнә торган эш урыны иде. Шуңа күрә без монда эшләвебезгә сөенеп, тырышып хезмәт куйдык, тәҗрибә тупладык. Моны күреп, безгә үсәргә мөмкинлекләр бирделәр, яңа вазыйфаларга билгеләделәр.

– Күп нәрсәне бергәләп кичердек: берничә кризисны да, күп оешмалар эшен туктаткан ковид пандемиясе чорын да, заказлар кимегән вакытны да. Авырлыкларга бирешмәскә, аларны завод белән бергәләп җиңәргә, бер-беребезгә терәк булырга тырыштык, – дип искә алды ул.

5-6 ел элек Альберт Габделхаков «КАМАЗ»дагы яшь рационализаторлар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулый. Производствоны яхшырту, камилләштерү буенча тәкъдимнәрне акчаны янга калдыру күләме буенча бәялиләр. Аның тәкъдимнәре иң нәтиҗәле дип табыла.

Киләчәккә планнары белән кызыксынгач, үзенең төп максаты – Кою заводы директоры булу икәнен әйтте.

Биредә «КАМАЗ»ның «йөрәген» коялар

Әңгәмәдәшләрем Кою заводы җитештергән продукция, техник яңарышлар турында да сөйләде. Биредә «КАМАЗ»ның йөрәге – двигатель, цилиндрлар блогы, тәгәрмәчләрне әйләндерүче ступица һәм барабаннар, алгы, арткы мостлар, алар өчен картерлар, кыскасы, «КАМАЗ» автомобиле өчен детальләр, заготовкаларның меңнән артык төре чыгарыла.

Аларның кайберләре без әңгәмә корган музейдагы күргәзмәгә урнаштырылган иде. Биредә сызымнар өчен зур такта – кульман да бар. Компьютерлар булмаган вакытта конструкторлар шунда эшләгән. Ә хәзер сызымнар өчен генә түгел, заводның үзендә, станокларда да компьютерлар, яңа технологияләр кулланыла.

Әйтик, 3D форматта бастыручы станоклар стерженьнәрне әзерли. Алар ярдәмендә элек калыпларга сыек металл салып ясалган детальләрне җитештерәләр. Калыпларны кулланмау нәтиҗәсендә вакыт та, чыгымнар да кими, ә әзер детальләрнең төгәллеге арта.

Габделхаковлар һәм Кунакбаевларның гомуми хезмәт стажы 57 ел

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы

«Завод – тормыш мәктәбе»

«Газета укучыларга нәрсә әйтергә теләр идегез?» дигән сорауга егетләр: «КАМАЗ»га эшкә килсеннәр!» – дип җавап бирделәр.

– Завод – тормыш мәктәбе. Яшьләрне белемсез, тәҗрибәсез килеш һәр җирдә дә көтеп тормыйлар, ә бездә аларны шатланып каршы алачаклар. Монда эшләгән кеше тәҗрибә туплый, һөнәр үзләштерә. Киләчәктә башка урынга эшкә урнашса да, биредә алган белеме һәм тәҗрибәсе файдага булачак.

Әлбәттә, эшнең башында һәркемгә авырлыклар белән очрашырга туры килә. Аларны җиңәргә коллектив, остазлар ярдәм итә. Өйрәтәләр, киңәшләрен бирәләр. Андый кешеләр булмаса, без үзебез дә, мөгаен, беренче елны ук эштән китәр идек. Хәзер инде үзебез дә яшьләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – диде язмабыз геройлары.

Чыганак: «Шәһри Чаллы», Сәрия Гарипова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар