news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укытучысы завуч булудан баш тарта аламы?

news_top
Мәктәп укытучысы завуч булудан баш тарта аламы?
Салават Камалетдинов, архив

«Российская газета»да укытучы вазифасын үзгәрттерүдән баш тарту очрагы турында аңлатма чыкты.

«Мине укытучыдан укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасар (завуч) итеп күтәрмәкче булалар. Мин үзем теләмим. Мин нинди нигездә бу вазифадан баш тарта алам?» – дип сорый бер укытучы.

Белгеч Константин Алексеев сүзләренчә, эш бирүче кадрлар алмаштыруны бер яклы тәртиптә генә (хезмәткәрнең шәхси ризалыгыннан башка) эшли алмый.

«Россия Хезмәт кодексының 72нче маддәсе буенча, сез яңа вазифадан баш тарта аласыз. Чөнки хезмәт килешүенең яклар билгеләгән шартларын, шул исәптән башка вазифага күчерү, хезмәт килешүендә якларның ризалыгы белән генә башкарыла ала», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар