news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысы бозым бетерергә вәгъдә иткән күрәзәчегә 4 млн сумга якын акча күчергән

news_top

Мәскәүдән 16 яшьлек мәктәп укучысы әти-әнисе фатир өчен беренчел кертемгә дип җыйган 4 миллион сумга якын акчаны онлайн-күрәзәчегә күчергән. Күрәзәче кызда бозым барлыгын, шул сәбәпле БДИларны тапшыра алмаячагын әйткән.

Шуннан соң түләүле ритуаллар һәм күрәзәче картасына акча күчерүләр башланган. Нәтиҗәдә кыз әти-әнисенең барлык акчасын мошенникларга күчереп бетергән: 1,1 миллион сум, 10 мең доллар һәм 16 мең евро. Гомуми сумма 3,8 миллион сум тәшкил иткән. Акча беткәч, күрәзәче дә язышудан туктаган.

Әти-әнисе акча югалуын фатир алырга җыенганда гына белеп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар