Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысы, апасын яклап, әтисенә пычак белән ташланган – әтиләре үлгән

news_top_970_100

15 яшьлек кыз олы апасын микрокредит аркасында кыйнаган әтисенә пычак белән ташланган. SHOT мәгълүматлары буенча, Алиса әтисе үзенең кредитын ябу өчен займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткән 20 яшьлек апасы Марьянаны яклап чыккан.

Бүген иртән Марьяна көллияткә барырга җыенган (кыз медицина көллитенең дүртенче курсында укый). Ләкин әтисе аңа тыныч кына чыгып китәргә мөмкинлек бирми. Ул аңа кычкыра башлый, аннан соң өстенә ташлана. 41 яшьлек Роман олы кызына сукканнан соң, кечкенәсе тынычлык саклап кала алмый. Ул аш бүлмәсеннән пычак алып чыга һәм аркасыннан килеп берничә тапкыр әтисенең муенына кадый. Әтиләре шунда ук үлми. Ул кызларына җавап бирергә тели. Бөтен фатир кан эзләре белән тула.

Сорау алган вакытта, Алиса моны белеп эшләвен, әтисенә бик нык ачулы булуын әйткән. Мәктәп укучысы сүзләренчә, әтиләре вак-төяк өчен генә дә Марьянага һәрвакыт кычкырып, аны мыскыл итеп торган.

Әтиләре үлгәннән соң, кызлар беркая да качмыйлар. Алисаны фатирда кулга алалар. Гаилә яхшы дип саналган, полициядә исәптә тормаган. Кызларның әнисе – медик, поликлиникада эшли. Җинаять вакытында ул эштә булган. Ә менә әтиләре инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Беренче тапкыр – полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен, икенче тапкыр – зур күләмдә наркотиклар саклаган өчен. Аның шулай ук кредит бурычлары да булган. Аларны каплар өчен, ул кызыннан бурыч алырга сораган, ә кызы баш тарткан.

Алисага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен кузгату мәсьәсәләсе хәл ителә. Аңа 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100