Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучыларының җәйге ял вакытында эшкә урнашу тәртипләре

Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары, балигъ булмаган балалар эшкә урнаша ала. Вакансияләр, эшкә урнашу тәртипләре, эш сәгате турында «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Мәктәп укучыларының җәйге ял вакытында эшкә урнашу тәртипләре
Владимир Васильев

Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучыларының да эшкә урнашып, акча эшләү мөмкинлеге бар. Вакансияләр һәм эшкә урнашу тәртипләре турында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белгечләре аңлатты.

«Яшүсмерләрнең укудан тыш буш вакытларындагы мәшгульлеге сукбайлык, караучысызлык, наркоманияне, балигъ булмаганнар арасында алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны һәм алар тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалауга ярдәм итә. Аларга аерым чыгымнарга үзләренә акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга йогынты ясый.

Үсмерләрнең хезмәт эшчәнлеге беренче һөнәри күнекмәләрен формалаштырырга, аларның эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә», – дип җавап бирделәр министрлыкта.

Татарстан Республикасында яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү ирекле эш урыннарына да, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы кысаларында эшкә урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырыла, диелә әлеге хатта.

Ел саен әлеге программа кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары балигъ булмаган 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә урнаштыра. Әлеге программада ел саен 10 меңнән артык яшүсмер катнаша. Узган 2021 елда 13177 балигъ булмаган бала эшкә урнашкан.

2022 елның 5 ае эчендә 778 яшүсмер эшкә урнаштырылган. 2022 елның ахырына 14120 баланы эшкә урнаштыру каралган.

Кемнәрне эшкә алалар?

Балигъ булмаганнарны бюджет учрежденияләренә эшкә урнаштыралар. Эшкә урнашканда социаль яклауга һәм риск төркеменә кергән яшүсмерләргә өстенлек бирелә. Риск төркеменә түбәндәгеләр керә:

1. социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары;

2. социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендәге балалар;

3. ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар;

4. эшсез калган гражданнар, тулы булмаган, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдәге яшүсмерләр;

5. балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы, тәрбия колонияләреннән азат ителгән яки махсус укыту-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаган яшүсмерләр;

6. суд карары буенча җәза үтүче балигъ булмаганнар.

Фото: © Салават Камалетдинов

Укучыларга нинди эшләр кушалар?

Җәйге чорда яшүсмерләр үзләре укый торган мәктәпләргә вакытлыча эшкә урнаша. Мәктәп укучылары катнаша торган төп эш төрләре:

  • мәктәп, спорт мәйданчыкларын ремонтлау һәм төзекләндерүдә ярдәмче булу; шәһәр һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү;
  • экологик эшләр: сулыкларны, урманнарны, юл буе урман полосаларын чүп-чардан арындыру;
  • авыл хуҗалыгында ярдәмче: утырту, чүп утау;
  • сәнәгать предприятиеләрендә ярдәмче эше;
  • зоопаркта ярдәмче булып эшләү;
  • мәдәният һәйкәлләрен, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләр һ. б.

Вакансияләр саны һәм эшне каян табарга?

Хәзерге вакытта, ягъни 29 июньгә «Работа России» дигән мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада «балигъ булмаганнар өчен эш» соравы буенча Татарстанда 437 вакансия тәкъдим ителгән. Үзегезгә кирәкле регионны табып, кызыксындырган шәһәр һәм районнарны да табу мөмкинлеге бар. Эшне башка сайтлардан да табарга була. Бусы рәсми сайт.

Кайбер вакансияләр: әлеге порталда, мәсәлән, Теләче, Балык Бистәсе кебек районнарда вакансияләр юк дип чыкты. Ә менә Саба районында – 5, Чаллы шәһәрендә – 2 эш урыны күренә. Мәсәлән, Чистайда якын-тирә территорияне чүп-чардан чистарту һәм төрле ярдәмче эшләр өчен 2 нче разрядлы эшче кирәк. 

Түбән Кама шәһәренең 34 нче интернат-гимназиясенә тулы булмаган эш көненә, 11 ярдәмче эшче эзлиләр. Алабуга шәһәренең 9 нчы номерлы урта мәктәбе тулы булмаган эш көненә вакытлыча 13 эш урыны тәкъдим итә. Биредә яшүсмергә мәктәп яны территориясен җыештыру, үсентеләргә су сибү, түтәл һәм клумбаларны утау кебек эшләрне башкарырга кирәк булачак. Мәктәпләр тәкъдим иткән эш урыннарында 15279 сум күләмендәге хезмәт хакы да күрсәтелгән. 

Вакансияләр булган сурәттә мәктәп укучылары бүген дә эшкә урнаша ала. Эшкә урнашу вакыты эш бирүче белән килешелә. Эшкә урнашкан яшүсмер авырып киткән очракта хезмәт кодексы нигезендә аңа больничный да каралган.

Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә алганда хезмәт законнарына һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларга таянып эш ителергә тиеш. Зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган һәм авыр эшләргә 18 яше тулмаган балаларны эшкә алырга ярамый. Җир асты эшләрендә, шулай ук аларның әхлакый үсешенә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган эшләрдә (төнге клубларда эшләү, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотик җитештерү, ташу һәм сәүдә итү) 18 яшьтән яшьрәк затларның хезмәтен куллану тыела.

 

Фото: © Вакыйф Зәкиев

Эшкә урнашу тәртипләре

Хезмәт килешүе 14 яшькә җиткән яшүсмер белән бары тик бер ата-ана яки аны алмаштыручы зат (попечитель) ризалыгы һәм опека һәм попечительлек органы ризалыгы белән генә төзелергә мөмкин. Яшүсмергә тәкъдим ителгән эш сәламәтлеккә зыян китерми торган җиңел хезмәт категориясенә карарга тиеш.

Яшүсмергә эшкә керү өчен түбәндәге документлар кирәк:

  • паспорт;
  • хезмәт кенәгәсе (булган очракта);
  • СНИЛС (булган очракта);
  • медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча белешмә.
  • 16-18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен хәрби исәпкә алу документы (булган очракта).

Эш сәгате һәм хезмәт хакы

16 яшькә кадәрге балаларга эш сәгате атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш;

16-18 яшьтәгеләр өчен эш сәгате атнасына 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Көнлек эш сәгате, смена әлеге вакыттан артмаска тиеш:

  • 14 яшьтән 15 яшькә кадәр – 4 сәгать;
  • 15 яшьтән 16 яшькә кадәр – 5 сәгать;
  • 16 яшьтән 18 яшькә кадәр – 7 сәгать.

РФ хезмәт кодексы нигезендә укучыларга түләү минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан укучыларга хезмәт хакыннан тыш, эшләнгән ай өчен 2250 сум күләмендә материаль түләү дә каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100