news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучыларына өй эшен башкару өчен вакыт нормалары билгеләнде

news_top
Мәктәп укучыларына өй эшен башкару өчен вакыт нормалары билгеләнде
Фото: «Татар-информ»

Укучылар барлык фәннәр буенча өй эшләрен башкаруга иң күбе 3,5 сәгать сарыф итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде.

«Һәр сыйныф өчен барлык фәннәр буенча өй эшен эшләү вакыты 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш», – дип сөйләде ул Көнчыгыш икътисади форумы вакытында агентлыкка биргән интервьюсында.

Максималь бердәм вакыттан тыш, һәр сыйныф өчен өй эшләренә сарыф ителергә тиешле вакыт нормалары билгеләнгән:

  • 1 нче сыйныфта – 1 сәгатьтән;
  • 2-3 нче сыйныфларда – 1,5 сәгатьтән ;
  • 4-5 нче сыйныфларда – 2 сәгатьтән;
  • 6-8 нче сыйныфларда – 2,5 сәгатьтән;
  • 9-11 нче сыйныфларда – 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш.

Кравцов сүзләренчә, барлык тәкъдимнәр һәм нормалар Роспотребнадзор белән килештерелгән, шулай ук һәр баланың яше исәпкә алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар