Камчатканың 2 нче урта мәктәбендә укучылар ашханә ипиендә личинкалар һәм бөҗәкләр тапкан. Бу хакта төбәк прокуратурасы сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«2 нче урта мәктәп ашханәсендә балаларга личинкалы һәм бөҗәкле ипи биргәннәр. Тикшергәннән соң ипидә чит-ят әйбер булуы ачыкланган», – дип язганнар ведомствоның телеграм-каналында.
Прокуратура тикшерүе 1 нче мәктәп ашханәсендә дә бөҗәкле ипиләр булуын ачыклаган. Хәзер сыйфатсыз ипи-күмәч ризыкларының бөтен партиясе алынган.
Тикшерүдә төбәк Роспотребнадзоры белгечләре дә катнашкан.
