Россия укучылары информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында «Ясалма интеллект» профилен 1 сентябрьдән өйрәнә башлаячак. Бу хакта «РИА Новости» мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итте.
Кравцов сүзләренчә, «Ясалма интеллект» профиле информатика буенча олимпиадага яңа юнәлеш буларак кертелде һәм катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Нәкъ менә шуңа күрә 2026/27 уку елыннан аны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.
Моңа кадәр Россия Мәгариф министрлыгы 5-6, 7-8 һәм 9 сыйныфлар өчен «Ясалма интеллектка кереш» дәреслекләрен мәктәп әдәбиятының федераль исемлегенә керткән иде.