Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп программасына Шаман һәм Газманов җырларын кертергә җыеналар

news_top_970_100
Мәктәп программасына Шаман һәм Газманов җырларын кертергә җыеналар
"Татар-информ" архивы

Мәгариф министрлыгы хәзерге заман авторларының патриотик җырларын мәктәп программасына кертүне карарга әзер, дип хәбәр иткән министр урынбасары Татьяна Васильева. Әлеге инициативаны белдергән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов, программага Shaman, Олег Газманов һәм «Любэ» төркеме җырлары һичшиксез кертеләчәк, диде. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

Сергей Колунов «Парламент газетасына» хәбәр иткәнчә, ул мәгариф министры Сергей Кравцовка музыка дәресләренә өстәмәләр кертү тәкъдиме белән хат язган. 19 мартта депутат ведомствода бу идеяне хуплауларын әйтте. Аның сүзләренчә, экспертлар һәм әти-әниләр белән бергә җырчылар һәм җырлар исемлеге эшләнәчәк.

Татьяна Васильева әйткәнчә, мәктәптәге музыка дәресләренә патриотик җырлар кертү өчен, укучыларның вокал сәләтләре, шулай ук җырларның «сәнгати өстенлекләре» һәм укучыларның психологик үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш.

Заманча патриотик җырларны мәктәп программасына кертүне укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре, махсус операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары сорады, дип аңлаткан Сергей Колунов. Депутат сүзләренчә, махсус операция чорында язылган патриотик җырларны өйрәнү балаларда илгә мәхәббәт уятачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100