news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп олимпиадалары башланды

news_top
Мәктәп олимпиадалары башланды
Фото: «Татар-информ»

Бүген, 12 гыйнварда, Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башлана. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша. Интеллектуаль турнирны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

Олимпиаданың төбәк этабы үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән бердәм биремнәр буенча уздырыла. 9-11 сыйныф укучылары 24 фән буенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

  • 12 гыйнвар - икътисад;
  • 13, 15 гыйнвар - биология;
  • 14, 16 гыйнвар - испан теле;
  • 17, 19 гыйнвар - информатика;
  • 20, 21 гыйнвар - тарих;
  • 22, 23 гыйнвар - химия;
  • 24 гыйнвар - рус теле;
  • 26, 27 гыйнвар - итальян һәм кытай телләре;
  • 28, 29 гыйнвар - җәмгыять белеме;
  • 30, 31 гыйнвар - физика;
  • 2, 3 февраль - математика;
  • 4, 5 февраль - немец теле;
  • 6, 7 февраль - экология;
  • 9 февраль - әдәбият;
  • 10 февраль - хокук;
  • 12, 13 февраль - хезмәт (технология);
  • 14 февраль - география;
  • 16, 17 февраль - француз теле;
  • 18, 19 февраль - инглиз теле;
  • 20, 21 февраль - физик тәрбия;
  • 24, 25 февраль - астрономия;
  • 26, 27 февраль - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре;
  • 28 февраль - сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар