
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога мөрәҗәгать юллаган. Ул 2025 елда мәктәп товарларына бәяләр арту сәбәпләрен аңлатуны сораган, дип яза РИА Новости.
Останина «Платформа ОФД» компаниясенең «Чек Индекс» аналитик сервисы мәгълүматларына нигезләнә. Аның буенча, 2025 елның июнь-июль айларында мәктәп җыелмасының (форма, рюкзак, кроссовка, футболка, көндәлек, дәфтәрләр комплекты һәм пенал) бәясе узган ел белән чагыштырганда 7%ка арткан һәм 16 219 сум булган.
Ул үз мөрәҗәгатендә бәяләр арту сәбәпләре һәм вазгыятьне тотрыкландыру өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирүне сораган. Шулай ук, уку елы алдыннан балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.
Останина ассызыклаганча, мәктәп кирәк-яракларының кыйммәтләнүе Россия гаиләләренең, бигрәк тә күп балалыларның, матди хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин.