news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

news_top
Мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаев, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Владислав Даванков һәм Александр Демин Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуановка балалы гаиләләр өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга социаль салым чигерүе кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости яза.

Россиядәге гаиләләр балаларына мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен ел саен шактый акча тота. Күпләр өчен бу – гаилә бюджетына җитди йөкләнеш бирә, бигрәк тә керем аз булганда.

«Мәктәп товарлары сатып алуга салым чигерүе керткән очракта, бу йөкләнешне киметеп булыр иде. Мондый чигерү мәктәп формасы, уку материаллары, канцтоварлар һәм башка кирәк-яраклар алуга тотылган чыгымнарны өлешчә капларга мөмкинлек бирер иде», – диелгән документта.

Шулай ук әлеге чараны гамәлгә ашыру социаль гаделлек принципларын ныгытырга, керемнәре чикләнгән гаиләләргә балаларын уку өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәргә булышырга, аларның уңышлы үсешенә һәм социаль тигезсезлекнең кимүенә ярдәм итәр итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

«Антон Германович, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге бер яки берничә баласы булган гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга социаль салым чигерүе кертү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», – диелгән документта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар