news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп каникуллары графигы билгеле

news_top
Мәктәп каникуллары графигы билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Мәктәп каникулларының 2025-2026 елга расписаниесе билгеле булды. Көзге каникуллар инде октябрьдә башланачак. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

2025/2026 уку елында Россия Мәгариф министрлыгы каникуллар өчен түбәндәге даталарны тәкъдим итә:

  • көзге каникуллар – 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр;
  • кышкы каникуллар – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр;
  • язгы каникуллар – 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр;
  • җәйге каникуллар – 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр.

1 нче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникулны 2026 елның 16-22 февралендә үткәрергә тәкъдим ителә.

Уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен уку елы тәмамлану вакыты Дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә туры китереп билгеләнә.

Төбәкләрдә һәм мәктәпләрдә каникулларның төгәл даталары үзгәрергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар