Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп директоры урынбасары кыз баланы чәченнән сөйрәп йөргән

news_top_970_100

Хабаровск шәһәрендә мәктәп директоры урынбасары укучы кызны чәченнән сөйрәп йөргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

9 сыйныфта укучы кыз бала алмаш аяк киемен алып килмәгән. Директор урынбасары шуның өчен аңа ташланган.

Бала сүзләренчә, директор урынбасары кызны беренче дәрес алдыннан коридорда тота. Аның алмаш киеме булмый, кызны шуның өчен дәрескә кертмиләр. Баланы өенә җибәргәннәр. Кыз исә каршы килеп тормый, дәрескә керергә яраганчы коридорда утырып тормакчы була. Тик биредә аны директор урынбасары тота.

Директор урынбасары кызны чакырып ала, чәченнән йолкый, бер уч чәчен тартып ала. «Бик каты иттереп артка тартты, чәчне йолкып алды», - ди кыз. 

Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге хәлне кызның сыйныф җитәкчесе дә күргән. Ул баланы дәрескә кертергә сораган, ләкин директор урынбасары балага әйберләрен һәм документларын җыеп мәктәптән китәргә кушкан. 

9 сыйныфта укучы кызның анасы полициягә гариза язган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100