Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп директоры малайлар бәдрәфенә яшерен видеокамера куйган

news_top_970_100
Мәктәп директоры малайлар бәдрәфенә яшерен видеокамера куйган
https://pixabay.com/

Бурятиядә мәктәп директоры ир-атлар бәдрәфенә яшерен видеокамера куйдырган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Авыл мәктәбендә бу җайланманы вентиляция торбасы артына яшереп урнаштырганнар. Камераны директоры кушуы буенча куюлары да ачыкланган. Аның сүзләренчә, шулай итеп ул малайларның тәмәке тартуы белән көрәшә.

Камераны балалар тапкан. Социаль челтәрләрдә таралган кадрлардан күренгәнчә, малай һава суырткыч янына килә һәм рәшәткә артындагы камераны күрсәтә. Югары сыйныф укучылары вентиляция торбасына карый һәм җайланманың чын булуын ачыклый.

Моны белеп алган әти-әниләр директор белән сөйләшә. Директор исә камераның яхшы максатта куелуын әйтә. Ул кабинкаларны төшерми, тәрәзә ягын төшерә, видеоязма да дүрт көн генә саклана, аннары үзе сөртелә, дип аңлата.

Мәктәп директоры Баир Митыпов: «Без комплексы тәрбия чаралары уздырабыз, шул исәптән тәмәке тартуны да профилактикалыйбыз. Безнең сыйныф сәгатьләре, линейкалар бар, ләкин алар нәтиҗә бирми».

Әлеге вакыйганы Тикшерү идарәсе өйрәнә. Шуннан соң хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100