news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәктәп чатында конфликт»: ата-аналар балта һәм бита белән сугышкан

news_top

Белгородта мәктәп чатында чыккан юк кына конфликт аркасында ата-аналар балта һәм бита белән кан коеш оештырган. Укучыларның әтиләре күзгә-күз очрашырга һәм мөнәсәбәтләрне ирләрчә ачыкларга булган. Ир-атлар буш кул белән килмәгән: берсе үзе белән балта, икенчесе бита алган. Бу хакта «РЕНТ ТВ» хәбәр итә.

Ир-атлар сөйләшеп тормаган, очрашкач ук сугышырга керешкән. Нәтиҗәдә, көндәшләр бер-берсен аздан гына үтерми калган. Әтиләрнең берсенең башы каты җәрәхәтләнгән. Ир-ат хастаханәдә.

Бу очракны полиция хезмәткәрләре тикшерәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар